Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Фәнзия Әхмәтшинадан кишерле балан пирогы рецепты

Балан пирогын кемнәр ничек кенә пешерми.

Кемгәдер тышы әче камырдан, кемгәдер төче камырдан ошый. Алары да йөз төрле. Эчлеген дә оста хуҗабикәләр ниләр генә кыландырмыйлар. Хәзер, шөкер, бер-береңнән аш-су серләренә өйрәнергә интернет киңлекләре бар.

Бу юлы азнакайлыларга Фәнзия Әхмәтшина рецепты буенча балан пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

“Бу камыр рецептын Тәския Вагизова битендә кургән идем, - дия яза ул. - Бик йомшак. Иң мөһиме - чүпрә белән түгел. 1 кап маргаринны кыргычтан уып, 1 стакан шикәр комы, 1 кап камыр йомшарткыч (разрыхлитель) һәм якынча 3 стакан он белән уабыз. Шуңа ярты стакан сөт салып, камыр басабыз. Ә эчлеген мин үземнекен кулланам. Баланны көздән үк үзен генә пешереп, изеп суыткычка катырырга куям. Балан янына чи кишерне вак кыргычтан уып салам. Болай пешерергә мина кайнанам Закир кызы Саимә өйрәтеп калдырды”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев