Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакай хуҗабикәләренә Фәнзия Әхмәтшинадан җайлы торт пирогы рецепты

Ризык матур һәм тәмле булсын өчен генә түгел, файдалы булсын өчен дә тырышалар хуҗабикәләр.

Кышын аеруча организмга витаминнар кирәк. Фәнзия Әхмәтшинаның җимешле торт рецепты азнакайлылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

“Күрәгә, кара җимешне һәм алдан пешереп куйган бисквитны (3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, сода кирәк түгел) турап куябыз, йөземне юып әзерлибез. 1 литр кибет каймагын савытка салабыз.

30 г желатинны ярты стакан суда 20 минутлап бүрттерәбез. Газның иң кечкенә камфоркасын кысып кына куеп, шуның өстендә желатинны әретергә куябыз. Әри башлауга, 1 стакан шикәр комы салып, ул эреп беткәнче болгаткалап торабыз. Желатин кайнап чыгарга тиеш түгел. Каймакка шул желатинны салып, тиз генә яхшылап болгатабыз һәм җимешләр белән бисквит кисәкләрен салып болгатабыз.

Әлеге катнашманы майланган торт савыты өстенә (яки башка савытка) агызам һәм суыткычка куям. Иртән шул тортны кире әйләндереп төшерәсе генә кала”- дип яза Фәнзия Әхмәтшина үзенең социаль челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев