Азнакай хуҗабикәләренә файдалы рецепт: кабактан икра
Бик ансат һәм бик гади генә рецепт.
Уртача зурлыктагы кабак
2-3 баш суган
1 данә помидор
Тоз-борыч – тәменчә
Кабакның кабыгын әрчеп, төшләрен алып, вак шакмаклап турыйбыз. Суган белән помидорны ваклап, кабака кушабыз һәм тоз-борыч өстәп, уртача утта әзер булганчы томалап пешерәбез.
Әзер массаны чиста банкаларга тутырып, суытабыз, салкынча урында саклыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев