Телеңне йотарлык салат килеп чыгар!
Баклажан, помидор –1әр кг, баллы борыч, кичшер, суган – 0,5 әр кг, 1 ачы брыч салырга мөмкин.
Баклажаннарны нечкә телемләп турарга һәм тоз сибеп болгатырга, суы чыксынга 20 минут тотарга.
Кишер, суган, баллы борычны нечкә итеп турап, майлы табада аерым-аерым кыздырырга. Помидорны вак итеп турарга.
Барлык яшелчәләрне кәстрүлгә салып, тәменчә тоз, шикәр комы кушып болгатырга һәм сүрән утта 40 минут чамасы пешерергә. Сүндерер алдыннан 100 г аш серкәсе салып болгатырга һәм кайнатып чыгарырга. Әзер чиста банкаларга тутырып капкачларга һәм әйләндереп суытырга.
.jpg)
Нет комментариев