Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай хуҗабикәләренә Айгөл Рәхмәтуллинадан “Кәләш” салаты рецепты

    Ашларыгыз тәмле булсын!

    1 нче катлам: ысланган тавык түшкәсе (шакмаклап турыйсы);

    2 нче катлам: маринадланган 1 баш суган. Маринад өчен: 1 аш калагы аш серкәсе, 1-2 аш калагы кайнаган су, чеметем тоз һәм шикәр комы. Суганны турыйбыз, маринадын өстенә салабыз да 1-3 минут тотабыз. Әзер маринадланган суганны 2 нче катка салабыз.

    3 нче катлам: 1-2 данә угычтан пешкән бәрәңге уасы. Майонезны юка гына ягасы.

    4 нче катлам: 3 данә йомырка сарысы сибәсе. Әз генә майонез.

    5 нче катлам: угычта туралган "Дуслык" сыры сибәсе. (плавленый сыр "Дружба»);

    6 нчы катлам: 3 данә йомырка агы уасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: