Азнакай хуҗабикәләре, әйдәгез, тулма ясыйк!
Хәзер безнең якларда да күпләр виноград үстерә.
Аның матур, җәенке яфраклары тулма ясау өчен бер дигән. Ит фаршына суган, җәйлектә яшел тәмләткечләр дә кушып, дөге бүрттереп салсаң, тагын да туклыклы була. Виноград, кызыл чөгендер яфрагын кайнар суда пешекләп, шул яфракка фаршны салып, өстенә ак май да кушып, яфракларны конвертлап төреп майлы табага тезеп духовкада пешереп аласың. Алгач, өстенә үзең теләгән соус ясап сибәргә була. Телеңне йотарлык!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев