Азнакай ир-егетләренә бәйрәмгә шашлык рецепты
АШ-СУ

Азнакай ир-егетләренә бәйрәмгә шашлык рецепты

Ирегезне, кунакларыгызны куандырасыгыз килсә, бу рецептны кулинар дәрфтәрегезгә беркетеп куегыз.

Шашлыкны гранат согында әзерләргә тәкъдим итәбез.

1 кг иткә 250 мл гранат согы, 4 суган, тоз, борыч кирәк. Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап туралган суган сибәбез, өстенә гранат согы агызабыз. Салкын урында 8-10 сәгать тотабыз. Аны берәр төрле җимеш агачы утыны төтенендә пешерсәң, телеңне йотарлык тәмле була!

Ир-егетләр бәйрәменә менә дигән!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


шашлык рецепт

Нет комментариев