Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайлыларга тәмле аш пешерү серләре

Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, ашларыгыз тәмле булыр!

Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка – тавык. Шурпа өчен – сарык ите, кабырга турысы. 
Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк. 
Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була. 
Итне пешерергә куйганда боз кебек салкын суга салу дөрес була. 
3 литр суга бер килограмм ит кирәк. Тавык шулпасы өчен – 2,5 литр суга 1 кг. 
Петрушка, пастернак яки сельдерей тамыры шулпаны хуш исле итә. 
Су кайнап чыгып, күбеген җыеп алгач, шулпага кипкән канәфер салыгыз. Пешеп чыгар алдыннан дәфнә яфрагы, петрушка, тимьян сала аласыз.  Беркайчан да пешкән ашта дәфнә яфрагы калдырмагыз: ул ашның тәмен боза. Төйгән сарымсакны аш пешеп җиткәч кенә салыгыз.
Ит шулпасын – пешеп җитәргә 20-30 минут калганда, балыкныкын – кайната башлаганда, гөмбәнекен өлгергәндә генә тозлагыз. Шулпа соус ясар өчен булса, аңа пешкәндә тоз салмагыз. Сөтле ашта токмач, дөге начар пешә. Аларны ашка салыр алдыннан тозлы суда аерым пешереп алыгыз. 
Шулпа сүрән утта тәмле пешә. 
Сыер итеннән чын шулпа өч сәгать кайнарга тиеш. Тавык шулпасын кайнап чыккач 50 минут тотасы.

Киңәшләребез файдалы булсын, рәхәтләнеп кулланыгыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев