Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Азнакайларга соңгы кыярлардан эксклюзив рецепт

Кыяр түтәлләреннән дә соңгыларын җыеп алдык.

"Инде теплицада да алар бетүгә таба бара. Җәй буе ашап, аннан бераз туеп та киттек кебек. Ә менә бу рецепт белән салат ясап карагыз әле, тәгаен, ул сезгә дә ошар", - дип сөйли Азнакай хуҗабикәсе Сания Гатина.

- 4 кило кыярны юып, һәркайсын дүрт өлешкә туракларга кирәк. Шушы массага 1 стакан шикәр комы, 1 стакан көнбагыш мае, 1 стакан серкә салып, 2 баш сарымсак турап, 1 аш кашыгы төелмәгән кара борыч, 2 аш кашыгы тоз өстәп ныгытып болгатасың да 4 сәгать тотасың. Аннары, банкаларга тутырып, 15-20 минут стерильләштерәсең дә, капкачлап куясың. Телеңне йотарлык салат килеп чыгар! - ди Сания ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев