Азнакай хуҗабикәләренә хуш исле сливадан шоколадлы варенье рецепты
Сливадан нәрсә ясарга баш ватасызмы? Димәк бу рецепт сезнең өчен!
Аның өчен 1кг слива; 3 аш кашыгы какао; ванил; ак май – 100 грамм; әстерхән чикләвеге – 100 грамм; шикәр комы-1кг кирәк була.
Җимешләрне юыгыз, урталай бүлеп, тешләреннән арындырыгыз. Аннан соң, сливаны 600 грамм шикәр комы белән бутап, суы чаксын өчен якынча дүрт сәгатькә калдырыгыз.
Шуннан соң, калган шикәр комын өстәп, җимешләр пешкәнче талгын утта бер сәгать чамасы кайнатырга кирәк. Варенье пешеп чыкканда какао, ак май, вакланган әстерхән чикләвеген, ванилин (шикәре) өстәргә. 5 минут кайнатырга да сүндерергә.
Әзер десертны банкаларга тутырырга, һава чыкмаслык итеп ябарга һәм салкынча караңгы урынга куярга киңәш итебез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев