Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Җайлы гына самса пешерик

Ашларыгыз тәмле булсын!

Камыр: 400 гр он, 200 гр су, ярты чәй калагы тоз. Токмач камырыннан чак кына йомшаграк камыр басасың һәм 30 минутка суыткычка куясың. Аннан алып 4 кисәккә бүләсең, һәрберсен юка итеп җәясең һәм өсләрен эретелгән ак май белән майлап, берсе өстенә берсен тезәсең дә рулет кебек төрәсең. Аннан вак кисәкләргә бүлеп, тагын җәясең. Эчлек: 200 гр тавыкның вак итеп туралган ак ите, 1 баш суган, тоз, борыч. Мин сыек май салып, камыр өлгергәнче бутап куйдым.

Әзер җәймәләргә эчлек салып, өчпочмаклап бөгәсең дә, бөгелгән ягы белән табага тезеп, өстенә йомырка сарысы сөртеп, 200 градус кызулыктагы мичтә пешерәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев