Аш-су остасы Мәрьям Миңнеголовадан бик тәмле кекс рецепты
Чәйләрегез тәмле булсын!
Камыр өчен 6 йомырка, 160 гр шикәр комы, 190 гр он, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) кирәк булачак.
Эчлеккә төрле җиләк җимеш алына.
Йомыркаларны миксер белән күпертәсе. Аннан шикәр комын кушабыз. Онны әз-әзләп кенә салып, калак белән генә болгатырга кирәк. Камырның яртысын торт формасына саласы, аның өстенә җиләк-җимеш сибәргә. Аннан калган камырны салабыз да, мичтә пешереп алабыз.
Фото: социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев