Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Алмадан мармелад ясыйбыз

Азнакай хуҗабикәләренә Зөлфия Хәйруллинадан рецепт.

1 чиләк алманы юабыз, чистартмыйбыз. 1 литр сул салып, пешерергә куябыз. Алма пешеп, изелеп китәргә тиеш.  Друшлагка марля куеп, шунда пешкән массаны - пюрены салабыз һәм, суы аксын өчен, марляны элеп куеп, 1 тәүлек тотабыз, суы аерым савытка агып утыра. Икенче көнне алма согын үлчибез. 1 литр сокка 1 кг 200 г исәбеннән шикәр комы алабыз. Башта шунын яртысын сокка салып болгатабыз. Газга куеп кайнатып чыгарабыз һәм 5 минут пешерәбез. Утны сүндергәч, алма согына калган шикәр комын кушып, яхшылап болгатабыз. Масса бик тиз мармелад хәленә килә.

Каеп алып ашарлык, үтә күренмәле, искиткеч хуш исле һәм тәмле була!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев