Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АФИША

Азнакайда – Җиңү бәйрәме!

Барлык район халкын һәм җирлегебез кунакларын Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган зур бәйрәм чарасына чакырабыз.

Ул 9.00-9.30 сәгатьтә Җиңү мәйданында сугыш каһарманнары, тыл фидакарьләре һәм сугыш чоры балалары мемориал комплексына һәм Җиңү паркында Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланачак.

Җиңү тантанасы 10.00 сәгатьтә шәһәребезнең «Юбилейный» стадионында дәвам итәчәк. 09.30-13.00 сәгатьләрдә стадион каршындагы мәйданда мастер-класслар, балалар өчен күңел ачу уеннары, фотозона, “привал” булачак. Һәркем солдат боткасын авыз итә ала.

Бәйрәм программасында:

– сугыш чоры чагылдырылган пролог;

– район башлыгының котлавы;

– парад.

-11.30 сәгатьтә балалар җыр-бию коллективлары катнашында концерт.

-18.00-19.30 сәгатьләрдә район үзешчәннәре катнашында бәйрәм концерты.

-19.30-21.00 сәгатьләрдә Татарстан һәм Башкортстан республикалары халык артисты Айдар Галимов һәм аның иҗат төркеме катнашында зур концерт.

-21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев