Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әзһәр Шакировның туган ягы - Азнакайда

    - Әниемнең үлгәненә дә 50 елдан артык вакыт узып киткән. Мин аның йөзен дә хәтерләмим. Чөнки аның фотога төшкәне булмады, бик дини кеше иде. Аның язмышы үтә фаҗигале булган. Яшьли ятимә калып, уналты яшендә, хатыны үлгән, биш баласы белән калган бер байга кияүгә бирәләр. Ире бума чиреннән, әнинең үзенең ике...

    - Әниемнең үлгәненә дә 50 елдан артык вакыт узып киткән. Мин аның йөзен дә хәтерләмим. Чөнки аның фотога төшкәне булмады, бик дини кеше иде. Аның язмышы үтә фаҗигале булган. Яшьли ятимә калып, уналты яшендә, хатыны үлгән, биш баласы белән калган бер байга кияүгә бирәләр. Ире бума чиреннән, әнинең үзенең ике баласы, үгиләр - барсы да 1921 елгы ачлыкта үләләр. Әни туганнарына кайтырга мәҗбүр була. Менә шундый авыр бер вакытта аны минем әтигә димлиләр. Әтинең мал-туары, ашарга ризыгы була, вә ләкин бер шарты бар: ике аяксыз беренче хатынын, сукыр карчык -әнисен, ике яшь баласын тәрбияләргә кирәк. Әни шул гаиләне карап, бөтен эшен эшләп, барсын бер-бер артлы мунча кертеп, өс-башларын юып, ашарга әзерләп... - ничәмә-ничә еллар гомерен үткәрә. Моңа фәкать татар хатыны гына түзә алгандыр...
    Әнинең яшь чакта колхозда таш күтәреп эче төшкән, табибка бармаган, шуңа бөкрәеп калган. Бер кулы сынган иде, дөрес ялганмаганга читкә карап тора. Үзе бөкре, кулы кәкрәеп калган, күзеннән яшь агып торган Әни! Мин Мәскәүдән кайтып, аны күрү белән,үземнең дә күземә мөлдерәп яшь тула...
    Әзһәр абыйның якташлары белән очрашу кичәсен әнисе турында сөйләүдән башлавы, аны җаннарны тетрәндерерлек тавыш, аһәң белән хикәяләве, күңел төпкелләрен актарды, залдагыларның күзләре яшьләнде. Аның әнисе шәрехнамәсе янәшәсенә һәркем үз әнисен куеп, аларның изгелеген бердәй охшатып, дулкынланулы тәэсирләр кичереп утырды кебек тоелды миңа.
    - Бүген залга иң кадерле кешеләрем - якташларым җыелганга сүземне әнием хакында истәлекләрдән башладым, - диде ул. - Ул аның рухына дога булып ирешсен.
    Азнакайның 20 йортлы кечкенә бер авылыннан ялан- аяк Мәскәүгә белем эстәргә чыгып киткән гади бер малай, Россиянең, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты исемен алып, инде 50 елдан артык сәхнәдә гаҗәеп образлар тудырып, тамашачыны әсир итеп яши. Татарстанның театр сәнгате мәрҗәне булган Г.Камал исемендәге академия театры артисты, Азнакайның почетлы гражданины Әзһәр Шакировның туган якка һәр кайтуын якташлары әнә шулай көтеп ала. Менә бүген дә, үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән көннәрдә, ул алар белән ихластан очрашып, никадәр матур мизгелләр, якты истәлекләр бүләк итте. Татарлыгы, милләте белән горурлыгы күңеленә генә сыеша алмый аның иҗатында, сәхнә образларында ташып түгелде, уйландырды, көлдерде, елатты, сыкрандырды...
    -Әзһәр абый белән һәр күрешүемдә мин аннан нинди дә булса тормыш тәҗрибәсе алам, төпле киңәшләрен, акыллы сүзләрен күңелемә сеңдереп калырга тырышам, - дип башлады сүзен Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Азнакай халкы, мин үзем Сезне, Нәҗибә апа Ихсанованы бик яратабыз, тирән хөрмәтлибез. Сез безнең легендар затлар, олуг шәхесләребез, зур горурлыгыбыз.
    Марсель Зөфәр улының сөйләменә ияреп, күңел белән Яңа Ташлыярның яңартылган зиратында, кайчандыр биредә авыл булганын искәртеп торган кыр-яланнарда "йөрдек".
    Сәхнәдә 140тан артык образ тудырган Әзһәр аганың аларның һәркайсын йөрәге аша үткәреп, Котлыбай ("Без аерылышмабыз"), Рамай ("Чаткылар"), Карлос Бланко ("Канлы күләгәләр"), Аксак ("Бичура"), Корычбак ("Бәхет пыяла")... тормышлары белән "яшәү" талантына бер соклансаң, аның татар милләтенең язмышы турында уйланулары, әдипләребез иҗатын радионың алтын фондына кертеп, киләчәк буыннарга калдыруда янып-көеп йөрүе янә хөрмәт вә рәхмәт хисләре уята. Үзенең "Язмыш" дигән китабында ул Гаяз Исхакыйның бөеклегенә соклануын әйтә. "Аңа тиешле бәяне биргәнебез юк!" - дип ачына.
    Әзһәр Шакировның иҗатташ дуслары, республиканың театр, эстрада сәхнәсе осталары, күренекле сәхнә йолдызлары үз чыгышларында аның милли сәнгатебездә ирешкән югары дәрәҗәдәге абруен тамашачыга бар яклап ачып бирделәр. Азнакай талантларының бүләк җыр-моңнарын, якташ язучыларның, күрше авылдашлары - Чалпы, Чубар Абдул, Буралы, Мәндәй халкы сәламнәрен алып килгәннәрнең тәбрикләүләрен кабул иткәндә олуг кунагыбыз яланаяклы малай чактагы кебек эчкерсез, самими халәттә калган кебек тоелды, гаять дулкынланган иде. Туган якта гына шундый гади, үз була аласыңдыр ул...
    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: