Азнакаево
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Ләйсән Гыймаеваның гаиләсе зур югалту кичерде

    Ләйсән Гыймаева тирән кайгысы белән Инстаграм аша уртаклашты. Җырчының әтисе вафат булган.

    «Әти!! Әтиееееем..... Китте.... Авыр....Хушлашу буген туган ягы Мөслим районы Олы Чакмак авылында....», – дип хәбәр итә Ләйсән.
    Гыймаев Радик Гобәй улы Мөслим, Алабуга районнарында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган шәхес. Танылган эстрада йолдызы - Ләйсән Гыймаева тамырлары  белән Чалпы авылыннан.

    Азнакай халкы, «Маяк» редакциясе якташыбыз Ләйсән Гыймаева гаиләсенең авыр кайгысын уртаклаша, аңа сабырлык телибез.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: