Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ветеранның 70 нче Җиңү язы

    Бөек Ватан сугышының соңгы снаряды шартлавы ишетелми башлавына быел майда 70 ел тула. Бу әһәмиятле датаны бар җиһан зурлап билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан барлык предприятие, оешмаларда, шул ук вакытта «Азнакайнефть» идарәсендә дә, бәйрәмнең үзәгендә булачак сугыш һәм тыл ветераннары кабат-кабат барлана. Алар турында газета-журнал битләрендә язмалар чыга, телеэкраннарда әңгәмәләр...

    Бөек Ватан сугышының соңгы снаряды шартлавы ишетелми башлавына быел майда 70 ел тула. Бу әһәмиятле датаны бар җиһан зурлап билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан барлык предприятие, оешмаларда, шул ук вакытта «Азнакайнефть» идарәсендә дә, бәйрәмнең үзәгендә булачак сугыш һәм тыл ветераннары кабат-кабат барлана. Алар турында газета-журнал битләрендә язмалар чыга, телеэкраннарда әңгәмәләр оештырыла. Елдан-ел саннары сирәгәя барган сугыш һәм тыл ветераннарының тере тавышын яздырып калу яки алар сөйләгәннәрне матбугат битләрендә бастыру киләчәк буыннар өчен кирәкле эш ул.
    Бүгенге әңгәмәдәшем - Иван Иванович Енин - шул чор кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны. Ул гомеренең иң матур чорын, чордашлары кебек үк, җиңүне якынайтуга багышлаган. "Азнакайнефть" идарәсе ветераны, лаеклы ялга чыгуына чирек гасырдан артык булса да, дистә еллар эшләгән коллективы белән араны өзми, идарәнең ветераннар советында еш була. Ул унсигез ел дәвамында аппаратның ветераннар советы рәисе булып торды. Иван Енин әле дә идарәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Сиксән сигез яшь белән баруына карамастан, хәтере яхшы, фикерләве ачык, туры сүзле һәм гадел, колагы гына сер бирә. Миңа калса, Иван Иванович кебек үз фикерен ачык һәм туры әйтүче кешеләр үзләренә яшәүне авырлаштыра, ләкин шул ук вакытта үзенә карата ихтирам да казана.
    ... Иван Енин 1927 елда Воронеж өлкәсе Воробьевка авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә баш бала булып дөньяга килә. 1930 елда ике үгезе, бер сыеры, торырга йорты булган бабасы Емельян белән әтисе Иванны раскулачить итәләр. Гаилә Урта Азиягә бәхет эзләп чыгып китә. Джалал-Абад (Кыргызстан) шәһәреннән ерак түгел Бәгиш станциясенә килеп төпләнгәндә Иванга бары 4 яшь була. Шунда сигез яшендә мәктәпкә укырга керә, җиде сыйныф тәмамлый. Кара сакалың кая барсаң да ияреп бара, диләр халыкта. Гаиләне анда да тынычлыкта калдырмыйлар, 1937 елда бабасы, әтисе һәм әтисенең абыйсы репрессияләнә. Бер анага үзеннән башка өч кешене туйдырырга кирәк. Ун яше тулган Иван йортта әнисенең кулга керердәй бердәнбер ярдәмчесенә әйләнә. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән ул Октябрский "Дубитель" хәзерләүләр конторына эшкә килә. Башта сезонлы эштә эшче була. Контора атларын, ишәкләрен көтә, аларга печән хәзерли. 1943 елдан рәсми рәвештә даими эшче булып эшли башлый. Алар чыгарган чимал хәрби ведомстволарга продукция эшләү өчен җибәрелә.
    1944 елның ноябрендә Иван Совет Армиясенә чакырыла. Сәмәрканд шәһәрендә урнашкан 211нче укчы дивизиянең запастагы 61нче артиллерия полкына хезмәткә билгеләнә, топография взводында топограф һөнәрен үзләштерә. Аларны сугышка хәзерлиләр. Иван Иванович җитмеш ел узгач та взвод командиры, Үзбәкстанның Карасу шәһәре техникумында математика укыткан җиреннән армиягә алынган өлкән сержант - Вәлиханов фамилияле татар кешесен зур хөрмәт белән искә ала. Ул аның күңеленә изге күңелле, гадел кеше булып кереп калган. Өйрәнүләр вакытында 8-9 сыйныф программасыннан математикадан биремнәр бирә, ял вакытында үз янына солдатларны җыя да, чишелгән мәсьәләләрнең дөреслеген тикшерә. Бу киләчәктә җиде сыйныф тәмамлаган Иванга сигезенче сыйныфны укымыйча гына тугызынчы сыйныфтан белемен дәвам итәргә ярдәм итә. Гәрчә, анысы турында соңрак...
    Артиллерия полкында җиде ай хезмәт иткәннән соң, апрель аенда алар полкыннан ике дивизионны маршка җибәрәләр. Патриотик рухлы Иванның фронтка китәсе, фашистларны тизрәк җиңәсе килә. Ул сугышка китүче эшелон вагонына утыручы солдатлар арасына буталып кереп, сугышка китәргә уйлый. Команда начальнигы вакытында танып алып туктатмаган булса, язмыш җиле нинди дулкыннарга ташлаган булыр иде икән Иванны? Шул вакытта командирының әйткән сүзеннән әле булса кыенсынып куя ул. Командирының "тәрбиясен" сүзен-сүзгә әйтә ала. "Юләр син, кая тыгыласың?!" - дигән иде сугыш гарасатын үткән батарея командиры", - дип искә ала бүген ветеран. Шулай итеп, сугышка рядовой Енинсыз гына нокта куела.
    1945 елның июнь аенда Сәмәрканд шәһәренең "Үзбәкстан гражданнар һава флоты эскадрильясының 5 нче бүлеге"ннән курсантлар җыярга вәкилләр килә. Ул вакытта 7 сыйныф белеме булган кеше зур дәрәҗәгә ия. Енинны курсант итеп кабул итәләр. Очучы булу теләге белән янган егетнең, ниһаять, теләге чынга аша кебек! Берничә айдан ике эскадрильяны берләштереп, Бугуруслан авиация мәктәбе төзелә. Яхшы гына укып йөргәндә штаб начальнигы курсантларга чакыру ташлый: "Кем дә кем Рига авиатехниклар хәзерләү мәктәбендә укырга тели, штабка килгән мәктәп вәкиленә мөрәҗәгать итә ала!" Бүгенге акылы белән: "Яхшы провакация гына булмады микән?" - дип уйлана Иван Иванович. Теләге булган 70 ләп курсант райвоенкомат карамагына бүлеп чыгарыла. Шулай итеп Иванга авиация белән хушлашырга туры килә. Аннан аны җиде айга Чкалов шәһәрендә (Оренбург) санитар-инструкторлар хәзерләү мәктәбенә җибәрәләр. Озак та үтми, мәктәп таратылганнан соң, аларның часте Ерак Көнчыгышка юл ала. Башта Чиләбегә, аннан Биробиджанга, андагы тарату пунктында аны инженер-саперлар батальонына билгелиләр. Ике елдан артык Хабаровск краеның Бикин шәһәрендә, дүрт ел Көньяк Сахалинда хезмәт итеп, 1951 елның ноябрендә, каян армиягә алынган, шунда кайтып төшә Иван Енин.
    Киткәндә унҗиде яшьлек егетнең инде егерме бише тулган. Хәзер нишләргә? Ул Джалал-Абад шәһәренең авыл хуҗалыгын механизацияләү мәктәбенә укырга керә. Бер үк вакытта кичке мәктәптә дә белем ала. Менә шунда кирәге чыга да инде теге вакытта армиядә математикадан алган дәресләр! Беркөн берничә иптәше моның янына киләләр дә, кичке мәктәптә укырга теләкләре барлыгын әйтәләр. Аңа да киңәш итәләр. Ул ризалык бирә. Барсы да үз легендасын уйлап таба. Ни дисәң дә ярты уку елы үткән, җитмәсә, ничә сыйныф тәмамлаганлыкка тиешле кәгазьләре дә юк. Иптәшләре тугызынчы сыйныфны тәмамлаган яки күпмедер укыган икән, ә Иван букчасында - бары җиде генә сыйныф. Ул да алар белән тугызынчы сыйныфка барырга була. Кичке мәктәп директоры, бер үк вакытта математика укытучысы, Хәй Акчурина аларны тыңлый да, сынау вакыты биреп, кабул итәчәген әйтә. Тик укырга бару көне җиткәч, иптәшләре уйларыннан кире кайталар.
    - Мин шул кадәр үткенлек күрсәттем, миңа укытучы алдында оят, мин барам, егетләр, бигайбә! - дип җаваплый егет. Шулай итеп ул берьюлы өч җирдә укый башлый. Армиядә бер еллап чамасы партия мәктәбендә укыган, аны да дәвам итәргә була. Тугызынчы сыйныфны Мактау грамотасы белән тәмамлый Иван. Урта белеме, механизация буенча таныклыгы булган егетне Джалал-Абад мамык чистарту заводына эшкә чакыралар. Эшли дә, шул ук вакытта югары белем алу турында да хыяллана. Авиациядә хезмәт иткәндә калган хис, шунда канат чыгарып кына калган хыял кабат үзен сиздерә. 1952 елда ул документларын Казан авиация институтының двигательләр факультетына тапшыра. Автобиографиясен ничек бар шулай яза, яшереп тормый. Керү имтиханы тапшыру вакыты килеп җитә, әмма чакыру һаман юк. Ул Казанга юл тота. Кабул итү комиссиясе аның автобиографиясендә ике юлны кызыл карандаш белән калын итеп сызып куйган. Деканатка кереп сөйләшү дә нәтиҗә бирми. Вакыт чикле, ул документларын ала да, ничек бар шулай Куйбышев (Самара) индустрия институтының энергетика факультетына илтеп бирә. Хәрби киемен салып, костюм алырлык та акча эшләмәгән солдатка секретарь кыз карап тора да, сез нәрсәгә исәп тотасыз, ярдәмгәме дип сорый? Бу сорау юкка бирелмәгән булып чыга. Әлеге факультетта стипендия 260 сум, ә менә нефть факультетында - 360! Шулай ул нефтьче булып китә. Сталин стипендиясен алып укый. Ә андый кешеләргә эш урынын сайларга мөмкинлек тудырылган. Ул "Әлмәтнефть"не сайлый. Башта оператор, өч айдан мастер булып эшли башлый. Шул вакытта катлам еру бригадасы төзелә. Ул аның беренче мастеры була. Аннан комплектация буенча бүлек җитәкчесе, 1961 елның октябреннән - "Прикамнефть" идарәсенең капиталь төзү буенча җитәкче урынбасары. Нәкъ шул елның апрелендә Татсовнархозның "Прикамнефть" идарәсен төзү турында приказ имзалана. Түбән Кама ГЭСы төзелгәннән соң су астында калачак скважиналарның гомерен саклап калу өчен зур хезмәт куя. "Дамбалар төзү, утраучыклар ясау, скважина авызларын күтәрү эшләре бер кешенең генә хезмәте түгел, ул - коллектив хезмәте", - ди ветеран. Хезмәтләрен искә алып «Хезмәттәге батырлык өчен», «Фидакарь хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медальләре белән бүләкләнә. 1973-1979 елларда ул "ПечерНИПИнефть"тә баш инженер булып эшли. Шулай бер киңәшмәдә ул Татарстандагы танышлары Р.Булгаков һәм Г.Әхмәдиевләрне очрата. Аларга "Татнефть" берләшмәсенә кабат кайтыр идем дип белдерә. Шулай итеп ул "Азнакайнефть" идарәсенең капиталь төзелеш буенча җитәкче урынбасары итеп билгеләнә.
    - Мин гел яхшы эшләр генә эшләргә тырыштым, - ди ул эшләгән чорларын искә төшереп. - Яхшы бер эшем өчен каты шелтә дә алырга туры килде... Павловка товар паркыннан Бирючевкага газ торбасы сузганда бер совхоз җитәкчесенең партия комитетына яхшатланып нефтьчеләрне гаепле итеп калдыруы аркасында миңа каты шелтә белдерелде. Ярты айда газүткәргеч төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылгач та, котельныйны ялгап, кузгата алмыйча озак азапланды әле теге җитәкче. 1985 елда мине райкомга чакырып: "Гаебемне таныйм, каты шелтәмне алуыгызны сорыйм", - дип гариза язарга куштылар. "Бирелгән шелтәне алыгыз", - дип язган идем, ошатмадылар, барыбер төзәтмәдем! Гаделсезлеккә хәтерем нык калган иде. Миңа Дуслык ордены бирелү турында указ чыккан булган икән. Үзем дә белмәгән идем. Ә каты шелтә алган кешенең орден алуы мәзәк тоелгандыр".
    "Азнакайнефть" идарәсендә эшләү дәверендә аның катнашында шәһәр һәм район өчен зур эшләр эшләнә. Азнакайдагы хәзерге җылылык челтәре котельныеның 80 метрлы төтен торбасын төзегәндә кирпеч эзләп Мәскәүгә кадәр барып җитә. Мәскәүдә аңа: "Син нәрсә, әнә Игорь Лигачев Красноярскидагы 240 метрлы ГЭС торбасына кирпеч эзли, таба алмый, ә син "Азнакайнефть" өчен дип торасың", - диләр. Шуннан ул Октябрьскийның тәҗрибә заводы белән килешү төзеп, цемент дугалар ясата, сиксән метр урынына алтмыш метр да җитүен исбатлый. Мәскәү белән килештерә. Аның тәҗрибәсе аннан соң төзелештә киң кулланыла башлый. Район авылларын газлаштыру эшендә аның тарафыннан зур эш башкарыла. Азнакай товар паркыннан - "Каенкай" пионер лагерена, Тымытыкка, Чалпы авылларына кадәр булган авылларны да кертеп газүткәргеч сузу, 1476 укучыга исәпләнгән җиденче мәктәп, шәһәрдәге бала тудыру йорты, планга кермәгән объектлардан Җиңү майданындагы һәйкәл, 4 нче мәктәпнең ябык тиры һәм башка объектлар...
    Иван Иванович Енин бүгенге көндә ялгызы гына яшәп ята. Бакыйлыкка күчкән хатыны Екатерина Захаровна белән 61 ел гомер кичерделәр. Ике кызлары инде әби булды. Дүрт онык һәм ике оныкчыгы ялгыз күңелен юаталар. Бүген дә ул җитез хәрәкәтләр белән кереп, "Җиңү көненә багышланган шахмат-шашка уеннарында катнашырга әзерләнеп йөрим", - дип чыгып китте. Шундый кешеләр илне тоткан, Җиңү китергән дип, артыннан сокланып калдым.
    Нәфис Әхмәт,
    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: