Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әтиләренең каберен тапканнар

    Габделхәй Харисов тумышы белән Үчәлле авылыннан. Ул "Татнефть"системасына эшкә 1957 елда килә, "Азнакайнефть" идарәсе УТТсында 20 ел, скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе УТТсында 12 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. "Почет билгесе" ордены кавалеры. - 10 яшемнән эшли башларга туры килде, мәктәптән кайтып, икенче сменага молотилкада ашлык суктырырга яки жатка...

    Габделхәй Харисов тумышы белән Үчәлле авылыннан. Ул "Татнефть"системасына эшкә 1957 елда килә, "Азнакайнефть" идарәсе УТТсында 20 ел, скважиналарга капиталь ремонт ясау идарәсе УТТсында 12 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. "Почет билгесе" ордены кавалеры.
    - 10 яшемнән эшли башларга туры килде, мәктәптән кайтып, икенче сменага молотилкада ашлык суктырырга яки жатка белән ашлык урырга китә идем, - дип сөйли ул. - Хәзер кайберәүләр "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы вакытында данлы хезмәтләре өчен" медалемне күреп, бу дөрес түгел бит, диләр. Мин аларга киресенчә, ул чорда бирелгәне иң дөресе дә инде, дим.
    Әлеге медальне аңа 16 яшендә тапшыралар.
    Әтиләре 1941 елның 18 августында сугышка киткәндә, әнисе белән биш малай калалар. Фронтка китүчеләр авылны чыкканчы ат арбасында озата бара Габделхәй. Шул китүдән башка күрергә насыйп булмый әтисен. Әтиләренең Мәләкәс (хәзерге Димитровград) урманы эчендә урнашкан хәрби өйрәнү лагереннан хәбәре килә. Бу лагерь да үзенең кырыслыгы белән тарихта даны таралган Суслонгердан бер дә аерылып тормаган. Туганнары Мәүлитҗанның госпитальдән соң туган якларына кыска вакытлы ялга җибәрелгән вакыты була. Әтисенең хәбәреннән аңлашылганча, аларны тиздән сугышка озатачаклар икән. Хатынын бик тә күрәсе килгән, алай-болай килеп чыга алмас микән, дигән. Кабат мондый җай да, мөмкинлек тә чыкмасын күңеле сизенгәндер. Ашау-эчү дә монда гәүдә йөртерлек кенә була. Әнисе белән абыйсы җыеналар да, юлга чыгалар. Вагоннар хәрбиләр белән тулган, ярый әле сугышны, хәрби тормышны күргән абыйсы югалып калмый, вагон түбәсенә үрмәләргә җай таба.
    Алар лагерь янындагы авыл өендә төне буе гәпләшеп чыгалар.
    -Без моннан исән-сау чыгалмабыз инде. Тизрәк сугышка алып китсәләр, яхшырак булыр иде, - дип сөйләгән әтиләре.
    1942 ел башында сугышка китүләре турында хәбәр итә. Шуннан соң йортка кара кайгы булып "хәбәрсез югалды" дигән язу гына килә. Хәтер китабында кызылармияче Хаҗи Харисовның 1942 елның 30 сентябрендә һәлак булуы, Новгород өлкәсе, Старая Русса районының Кулаково авылы җирлегендә күмелгәне язылган. Тик Габделхәй аганың бу язма белән килешәсе килми.
    -Әтинең соңгы хаты гыйнварда килде, шуннан соң озак та тормады "хәбәрсез югалды" дигән хәбәрен алдык, - ди ул.
    Габделхәй ага белән хәләл җефете Мөнирә апа (ул да "Азнакайнефть" идарәсенең 6 нчы нефть һәм газ чыгару цехында 24 ел оператор булып эшләгән) әтиләренең каберен эзләргә ниятлиләр. Башта алар Новгородка баралар. Шәһәр хәрби комиссариатында хәлне аңлап, аларга кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, эшне нәрсәдән башларга икәнен бәйнә-бәйнә аңлаталар, карталар сызып кулларына тоттыралар. Яхшы кешеләр гел очрап кына тора үзләренә. Ильмень күленнән ерак булмаган Залучье районы хәрби комиссариатында туганнар каберлеген күрсәтәләр. Монда тирә-юнь урман, сазлык. Җирне аз гына казу белән су чыга. Шуңа да каберләр тирән казылмый. 1965 елга кадәр атлаган саен каберлек булган. Сугышчы кайда вафат булган - шунда күмелгән. Күз алдына да китерү кыен. Бөтен кыр каберлек.
    Җиңүнең егерме еллыгына әзерлек вакытында "Туганнар каберлеге" булдырганнар. Шунысы бар, солдатның кайда күмелгәнлеге билгеле булса да, туганнары килеп, тәгаенләмичә, ташка исемен язмый тору гадәте бар икән. Икенче баруларында Хаҗи Харисовның исемен 333 саны астында язып куйганнар. «Андагы чисталыкка, каберләрне буяп-карап торуларына хәйран каласың, - дип сүзгә кушыла Мөнирә апа. - Күпчелек эшләрне мәктәп балалары башкара икән».
    Габделхәй аганың әйтүенә караганда, әтисе хезмәт иткән 1024нче строевой полкның 391нче дивизионы сугышка килеп керү белән чолганышта кала. Шунда күбесе башын сала, бик күбесе әсирлеккә эләгә, бик азына гына чолганыштан чыгу бәхете тия.
    Менә шулай Габделхәй абый ничә елдан соң әтисенең кайда күмелгәнлеген белеп, туган җир туфрагын салып кайта...
    Нәфис Әхмәт,
    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: