Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарча шәп “сиптерүче” әрмән егете, яки милләтебез хакында уйланулар

    Бинабызда ремонт бара. Эшчеләр арасында шаян бер егет бар. Теленә салынып кына йөри дип уйлый күрмәгез тагын, аның эшләвен карап торуы үзе бер рәхәт, нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ятып тора. Бик ярдәмчел дә тагын. Чандыр гәүдәле булуга карамастан, шкафларны берүзе күтәреп күчереп куя. Ләкин безне гаҗәпләндергәне бу түгел. Татарча су...

    Бинабызда ремонт бара. Эшчеләр арасында шаян бер егет бар. Теленә салынып кына йөри дип уйлый күрмәгез тагын, аның эшләвен карап торуы үзе бер рәхәт, нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ятып тора. Бик ярдәмчел дә тагын. Чандыр гәүдәле булуга карамастан, шкафларны берүзе күтәреп күчереп куя. Ләкин безне гаҗәпләндергәне бу түгел. Татарча су урынына "сиптереп" йөргән егетебез милләте буенча әрмән булып чыкты.

    Андраник Погосянның әти-әнисе безнең якларга каты җир тетрәүдән соң Спитактан күченеп килә. Азнакай үз кочагына бу фаҗигагә дучар булган шактый гаиләләрне сыендырган. Биредә алар тамыр җибәреп, кабаттан тормыш корган. Җирле халык белән аралаша-аралаша татарча сөйләшергә дә өйрәнгәннәр. Балалары татар мәктәбендә белем ала. Алардан үрнәк алыр нәрсәләр бик күп. Мәсәлән, Җиңү бистәсендә яшәүче Арутюняннарның ике кызы да татар теле буенча республика олимпиадасында җиңү яулады. Ә без, чеп-чи татар башыбыз белән: "Нигә кирәк ул татар теле!" - дип лаф орабыз, балаларыбызны татар мәктәбенә яки классына бирмәс өчен җан тырмашабыз.

    Үз туган телләрен дә онытмыйлар әрмән балалары, чөнки гаиләдә аралашу шулай куелган. Дус, бердәм милләт. Нинди генә бәйрәм булмасын, җыелышып, милли гореф-гадәтләрне саклап яшиләр.

    Аннан тагын бер сүзе күңелгә уелып калды егетебезнең. Кызлар темасына сөйләшеп киттек тә:

    - Сиңа татар кызына өйләнергә ярыймы? - дип сорыйсы иттек.

    - Без татар кызларын алсак, әрмән кызларына кем кала? - ди куйды ул.

    Менә шулай, генофондны да кайгырта беләләр.

    Ни эшләп соң без үз телебезгә, милләтебезгә шулкадәр битараф? Әллә соң аларның кадерен белер өчен туган туфрактан кубарылып, дөнья буйлап сибелеп яшәргә кирәкме? Әнә, чит илләрдәге милләттәшләр бер дә: "Нәрсә эшлим мин ул татар теле белән", - димиләр бит, тырыша-тырыша балаларына өйрәтәләр, татарча газета-журналлар, китаплар алдыралар, җырчыларны концертлар белән чакыралар.

    Хәтеремдә, университетта укыган чакта безнең татар бүлеге студентлары Финляндия татар яшьләре белән очрашты. Алар биш телдә камил сөйләшә иде. Шуның берсе - татар теле һәм без рәхәтләнеп туган телебездә аралаштык.

    Әйе, бердәм дәүләт имтиханнарын татарча бирдертмиләр. Вузларда русча укыталар. Ә инглиз теле? Анысы заман таләбе кебек, югыйсә. Әмма бик сирәкләр генә баласы мәктәпне тәмамлаганда инглизчә яхшы белә дип мактана ала.

    Без һәрнәрсәгә сылтау эзләп күнеккән. Ялкаулык та көчле, тел өйрәнү зур тырышлык сорый бит ул. Ә иң мөһиме - әрмәннәр кебек милләтпәрварлык җитми.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: