Азнакаево
  • Рус Тат
  • Светланадан якты нур бөркелә

    Кызлар гадәттә укытучы яки табиб булырга хыяллана. Шуңа күрә Светлана да тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән Бөгелмә педагогия училищесына юл тота. Әмма аңа мәктәптә бер генә көн дә укытырга язмый. Чирмешән районы Аккирәй авылы кызын язмыш җилләре Азнакай районына алып килә. Актүбәдә аның туганнан туган апасы яши. Кунакка килгәч, Светлана заманча...

    Кызлар гадәттә укытучы яки табиб булырга хыяллана. Шуңа күрә Светлана да тугызынчы сыйныфны тәмамлау белән Бөгелмә педагогия училищесына юл тота. Әмма аңа мәктәптә бер генә көн дә укытырга язмый.
    Чирмешән районы Аккирәй авылы кызын язмыш җилләре Азнакай районына алып килә. Актүбәдә аның туганнан туган апасы яши. Кунакка килгәч, Светлана заманча бистәгә гашыйк була һәм "Азнакайнефть" идарәсенең катлам басымын саклау цехына оператор булып эшкә урнаша.
    Нефтьче һөнәре аның өчен ят түгел, әтисе Илья Гордеев 35 ел шушы өлкәдә тырыш хезмәт куя, өченче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.
    Биредә кыз үзенең сөйгән яры Александрны очрата. Бер-бер артлы уллары Данил һәм Илья туа. Хәзер алар инде яшүсмерләр, ат спорты белән шөгыльләнәләр, бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар.
    Тормыш юллары гел тигез генә түгел, сикәлтәләре дә очрый. Светланага да аерылышу ачысын татырга туры килә. Әмма ул кабат тиң ярын таба. Ни кызык, анысы да Александр исемле. Уртак җимешләре Аринага инде өч яшь. Ире дә нефть өлкәсендә.
    - Балаларым да нефтьчеләр династиясен дәвам итсен иде, - ди Светлана Иванова.
    Ул җәмәгать эшләрендә бик актив, уңган хуҗабикә. Профсоюз комитетында мәдәният эшчәнлеге өчен җаваплы ул. Үзешчән сәнгать смотрларын аннан башка күз алдына да китереп булмый. Спорт белән дә дус, ярышлардан калмый. "Ел хатын-кызы" конкурсының зона турына идарә тарафыннан юкка гына тәкъдим ителмәгән. "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә әллә ничә конкурсант арасыннан финалга узды. Хезмәт уңышларыннан тыш, гап-гади өрмә шарлардан чын могҗизалар тудыруга сәләте дә сокландырды жюрины.
    - Арина белән декрет ялында утырганда, аңа туган көненә нинди бүләк ясыйм икән дип, Интернетка кердем һәм шарларга юлыктым. Менә шуннан китте инде, чәчәкләр дә, машиналар да ясыйм, - ди ул.
    Үзләре дә дүртәү үскәнгә, балаларны ярата Светлана.
    - Гаилә никадәр ишлерәк, шулкадәр татурак, - ди.
    Эшкә ныклыгы гомере буе бозау караган әнисе Валентинадан да килә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит.
    Чынлап та, бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы булмый. Светлана үзен нәкъ менә шушы һөнәрендә, шушы коллективта тапкан һәм шәхес буларак ачкан. Ә педагог дипломы аңа балаларын тәрбияләүдә бик тә ярдәм итә.
    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: