Азнакаево
  • Рус Тат
  • "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелүе турында азнакайлылар фикере

    "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелү уңаеннан азнакайлыларның фикерен белергә булдык. Эльвира Галиева, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчсе: -Безнең оешма барлыкка килгәнгә әле бер генә ел тула. Шул вакыт эчендә милли гореф-гадәтләребезне яңарту буенча бик күп эшләр башкарырга өлгердек. Җиләк, Себерке бәйрәмнәре азнакайлылар өчен көтелмәгән яңалык булды....

    "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелү уңаеннан азнакайлыларның фикерен белергә булдык.

    Эльвира Галиева, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчсе:

    -Безнең оешма барлыкка килгәнгә әле бер генә ел тула. Шул вакыт эчендә милли гореф-гадәтләребезне яңарту буенча бик күп эшләр башкарырга өлгердек. Җиләк, Себерке бәйрәмнәре азнакайлылар өчен көтелмәгән яңалык булды. Балалар бакчаларында нәниләрне бишек җыры астында йоклатуны керттек. Төбәкне өйрәнү музеенда "Әбием сандыгы" дигән бүлек булдырылды һәм анда яшь буынга мирасыбызны тапшыру буенча кичәләр оештырыла. Димчеләр, Яшь әти-әниләр клублары гаиләне саклауга үзләреннән өлеш кертә. Минемчә, һәр кеше үз милләте, туган җире һәм иле турында кайгыртырга тиеш. Безнең кебек иҗтимагый оешмаларның халыкны берләштерүдә, гүзәл эшләргә өндәүдә роле зур дип исәплим.

    Миргасим Кәримов, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе:

    -Өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсе бай. Аны дөрес итеп кулланырга гына кирәк. Яшь буын иле, халкы белән горурланып, олыларга хөрмәт белән карап үссә генә, аннан җәмгыятькә файдалы кеше чыга. Шуңа күрә мәктәпләрдә хәрби-патриотик тәрбия, әһлакъ дәресләрен көчәйтергә кирәк. Безнең буын кечкенәдән хезмәтнең тәмен татып үсте. Бар бозыклык, әшәкелек ялкаулыктан, эшсезлектән килә. Республикабызда эшмәкәрлекне үстерү буенча программалар бар. Агачтан алма авызга төшкәнне көтеп ятмаска, тырышырга, эзләнергә.

    Равил Хәсәншин, яшьләр лидеры:

    -Стратегиядә яхшы белгечләрне республикадан читкә чыгармау өчен шартлар тудыру, югары технологияле предприятиеләр өчен кадрлар өзерләү бурычы да куелган. Мин моны хуплыйм, чөнки без иң беренче чиратта үз республикабызның үсешен кайгыртырга тиешбез. Халыкта яхшы идеялар җитәрлек, бары аларны ишетә һәм файдалана белергә генә кирәк. Ә инде Президентның уңай тәҗрибәләр белән уртаклашырга чакыруы һәм "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте оешу стратегияне тормышка ашырыга киң мөмкинлекләр ачачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: