Азнакаево
  • Рус Тат
  • Марсель Шәйдуллин: “Предприятиеләрне саклау һәм яңа эш урыннары булдыру – көнүзәк мәсьәлә”

    Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның 3 мартта Азнакай район Советы утырышында ясаган "2014 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2015 елга бурычлар турында"гы отчет чыгышыннан. Ел мөһим вакыйгаларга бай булды Узган ел районның социаль һәм икътисади үсеше торак төзелеше күләмен арттыруга, халыкның яшәү шартларын, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны уңышлы...

    Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның 3 мартта Азнакай район Советы утырышында ясаган "2014 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2015 елга бурычлар турында"гы отчет чыгышыннан.
    Ел мөһим вакыйгаларга бай булды
    Узган ел районның социаль һәм икътисади үсеше торак төзелеше күләмен арттыруга, халыкның яшәү шартларын, тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны уңышлы тормышка ашыру белән билгеләп үтелде. Икътисад һәм бюджет өлкәсендә киеренкелек булса да, азнакайлылар өчен 2014 ел икътисади һәм социаль үсештә үтте. Моның шулай икәнлеген Азнакай муниципаль районының ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында 2014 ел нәтиҗәләре буенча унберенче урында торуы да ачык дәлилли. Уңай факторлар арасыннан авыл хуҗалыгы җитештерүенең алга китешен, халыкның хезмәт хакы һәм кереме үсешен, кече бизнес һәм куллану базары күрсәткечләренең, предприятиеләрдә продукция җитештерүнең артуын күрсәтергә була. Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау - 2014 елның төп һәм мөһим вакыйгасы булды. "Бердәм Россия" сәяси партиясе, 94 проценттан артык тавыш җыеп, үзенең лидерлык позициясен тагын бер кат раслады.
    Хисап чорында район күләмендә барлык мөһим икътисади юнәлешләр үтәлде, социаль үчреждениеләрнең стабиль хезмәт күрсәтүе тәэмин ителде.
    Ел нәтиҗәләре буенча тулаем продукция күләме 47 миллиард сум булыр дип көтелә. Муниципаль район сәнәгать предприятиеләре җитештергән һәм күрсәткән хезмәтләр күләме 15 миллиард сумнан артты. Шәһәр һәм районның төп предприятиесе булган "Азнакайнефть" идарәсе 3 миллион 479 мең тонна нефть чыгарды, җитештергән продукция күләме - 36 миллиард. Идарәнең башка сервис оешмалары: ремонтчылар, транспортчылар һәм бораулаучылар да нефть тармагы үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. "Азнакай "Нефтемаш" заводы" продукциясен бүген Татарстан Республикасыннан читтә дә яхшы беләләр. Биредә эшләнә торган модульле объектлар республикада күптөрле максатчан программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Соңгы өч ел эчендә биредә 226 ФАП, өч амбулатория, алты патологоанатом бүлеге һәм 44 ветеринар участок пункты эшләнеп, куллануга тапшырылды. Район икътисадына бүген стабиль эшләүче башка бик күп предприятиеләр дә үзләренең зур өлешен кертә.
    Бүген безнең төп максат - җитештерү продукциясенең күләмен арттыру.
    Эшмәкәрлек - икътисад нигезе
    Безгә көндәшлеккә бирешми торган җитештерү сферасы булдыру мөһим. Кече бизнеска теләктәшлек итү - җирле органнарның алгарышлы юнәлеше. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше күзәтелә. Кече бизнес субъектларыннан барлык төр бюджетларга 328 миллион сумга якын акча керде. Бу барлык керемнәрнең 24 процентын тәшкил итә. Хисап чорына эшмәкәрлек тармагында 350 дән артык яңа эш урыннары булдырылды.
    Республика һәм федераль программаларда катнашырга теләүчеләргә һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Узган ел эшмәкәрләр төрле программаларда катнашып, 50 миллион сумнан артык дәүләт ярдәме алдылар.
    Җирлегебездә эшмәкәрләр өчен булдырылган "Азнакай" сәнәгать мәйданчыгы беренчеләрдән булып ТР Икътисад министрлыгында аккредитация узды. Бүген әлеге мәйданчыкларда 13 резидент эшли, алар 200 дән артык эш урыны булдырачак. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү агымдагы елда да төп юнәлешнең берсе булып калачак.
    Авыл хуҗалыгы - икътисадның төп тармагы
    Авыл хуҗалыгы район икътисадының иң төп тармакларының берсе булып кала бирә. Узган ел аграрийлар өчен ел бик үк яхшы килмәсә дә, алар 2 миллиард сумлык тулаем продукция җитештерүгә иреште. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акча кереме 1 миллиард 414 миллион сум тәшкил итте, 2013 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 139 миллионга күбрәк.
    Район республика күләмендә икенче ел рәттән иң күп уңыш - гектарыннан 24,3 центнер, барлыгы 150 мең тонна югары сыйфатлы бөртекле ашлык җитештерүгә иреште.
    Соңгы өч елда районда мөгезле эре терлекләрнең саны 5 мең башка артты, шуларның 1,5 меңе - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда. Сөт җитештерү 5 процентка артты. Бүгенге көндә районда 31 гаилә фермасы бар. Агымдагы елда аларның санын 35кә җиткерү бурычын куйдык.
    Терлек санын һәм продукция җитештерүне арттыруда Актүбә бистәсендә "Союз-Агро" җәмгыяте көче белән төзелүче 3800 баш савым сыерга исәпләнгән мега-фермага зур өмет баглыйбыз. Биредә 96 яңа эш урыны булдырылачак. Мега-ферманың беренче бүлеген агымдагы елда кулланылышка тапшыру планлаштырыла.
    Авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү - чит илдән кергән товарларны үзебездә җитештерелгәннәргә алыштыру чараларын тормышка ашыруда иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Бүген агросәнәгать комплексын үстерү өчен иң уңайлы вакыт, аны кулдан ычкындырмаска гына кирәк.
    Алдыбызда торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен үзвакытында оештырып, аларны кыска срокларда төгәлләү. Моның өчен бар көчебезне куячакбыз.
    Төзелеш һәм инвестиция
    Узган ел районда 4 млрд сумнан артык төзелеш эшләре башкарылды, 25 мең кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Бу - 2013 елгы күрсәткечләргә караганда 106%ка артыграк.
    2014 елда шәһәребездә ТР Президенты катнашында 350 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. Республика программасы буенча Мәндәй авылында 100 урынлык мәдәният йорты, Күктәкә, Микулино авылларында ФАПлар төзелде, 5 ФАП һәм 2 амбулаториягә өстәмә 4,5 млн сумлык ремонт ясалды.
    Төрле программаларда катнашып, юллар төзү һәм ремонтлауга 200 млн сумнан артык акча юнәлдерелде.
    Халыкны өзлексез су белән тәэмин итү максатында 20 млн сумлык эш башкарылды, 15 чакрым озынлыкта су челтәрләре салынды һәм ремонтланды, быел бу эшләргә 10 млн сум каралган.
    Узган ел ишек алларын, ял урыннарын төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды. Шәһәр һәм районда ишек алларына 65 комплект балалар уен җиһазлары куелды. Алты спорт мәйданчыгын җиһазлау өчен республикадан бүлеп бирелгән тугыз миллион сумга якын акча тотылды. Быел 8 млн сумга 7 спорт мәйданчыгы урнаштыру каралган.
    Шәхси инвестицияләр хисабына төзелеп, "Тәмле", "Агат", "Шифа" сәүдә үзәкләре, "Восток" сәүдә-күңел ачу комплексы ачылды.
    Исәп-хисап елында федераль программа буенча 35 торак йортка 89 млн сумлык, республика программасы буенча 4 мәктәпкә 64 млн сумлык капиталь ремонт ясалды. "Уңайлы мохит" программасы буенча ике мәктәптә, "Ак Чишмә" тернәкләндерү үзәгендә эшләр башкарылды.
    Социаль ипотека буенча 186 фатирлы йорт төзелеп бетеп килә. Быел 87 млн сумга 29 торак йорт, 65 млн сумга 4 мәктәп капиталь ремонт кичерәчәк. Яңа Юл микрорайонында 31 млн сумга 50 урынлык балалар бакчасы төзелеше башланды. Быел Әсәй, Түбән Стәрле авыллары халкына - яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, тымытыклыларга ветеринар пункт бүләк ителәчәк.
    Азнакай шәһәрендә республика һәм "Татнефть" ярдәме белән 200 млн сумлык универсаль спорт комплексы төзелә башлады. Шулай ук федераль программа буенча 100 млн сумлык күп функцияле мәдәни үзәк төзелеше дә колач җәйде.
    Бюджет
    2014 елда бюджетка 1 млрд 450 млн сумнан артык салым һәм башка төр түләүләр керде һәм план 105,6%ка үтәлде.
    Предприятиеләр хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 27 189 сум тәшкил итте. Айлык уртача керем 1 кешегә 20 705 сум тәшкил итте, бу 2013 елга караганда 30%ка артыграк.
    2015 елның 1 гыйнварына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,87 процент. 800 яшүсмерне эшкә урнаштыру өчен җирле бюджеттан 1,5 млн сум акча бирелде.
    Бүгенге шартларда гамәлдәге предприятиеләрне саклау һәм яңа эш урыннары булдыру - иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.
    Мәгариф
    Белем бирүнең сыйфатын дәүләт йомгаклау имтиханнары билгели. Узган ел тугызынчы сыйныфны 685 укучы тәмамлады һәм аларның барысы да кулларына аттестат алды. 357 чыгарылыш укучысы БДИ тапшырды, алтысы аттестатсыз калды. Барлык мәктәп җитәкчеләре һәм педагоглар белемнең сыйфаты өчен җаваплылыкларын онытмаска тиеш.
    "Татнефть" ярдәме белән мәктәпләргә 8 млн сумлык спорт җиһазы сатып алынды.
    Сәламәтлек саклау
    Соңгы берничә елда районның сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә шактый эш башкарылды. Бик зурлап ашыгыч ярдәм станциясенең 50 еллык юбилее үткәрелде. Аңа әзерлек барышында бинага капиталь ремонт үткәрелде. Тымытык авылында Азнакай санаториесының филиалы ачылды. Районның оешма-предприятиеләре көче белән сугыш ветераннары өчен заманча уңайлыклары булган палаталар булдырылды, бу эшләр 1 миллион сумга төште.
    Бу өлкәдә бүгенге көндә 1272 хезмәткәр эшли. Әмма югары квалификацияле белгечләргә кытлык һаман да актуаль кала. Узган ел районга 9 табиб килде, 3се фатир белән тәэмин ителде. Без алга таба да яңа килгән белгечләргә торак белән тәэмин ителеш, балаларын бакчага урнаштыру, гаилә әгъзаларын эшле итү проблемаларын чишүдә ярдәм итеп торачакбыз.
    Шәһәрнең яңа микрорайонында гомумпрактика офисы ачу буенча эш алып барыла. Авылларда модульле ФАПлар ачу, учреждениеләрне ремонтлау, төзекләндерү эшләре дәвам итә.
    Сүз дә юк, халыкның сәламәтлеге яшәү рәвешенә турыдан-туры бәйле. Шуңа да спортка җитди игътибар бирелә. Республика, нефтьчеләр ярдәме белән яңа корылмалар калкып килә. Бүгенге көндә районда 314 спорт объекты исәпләнә. Халыкның 39 проценты физик культура, спорт белән даими шөгыльләнә.
    Ел дәвамында район җитәкчеләре арасында спортның күп кенә төре буенча ярышлар оештырылып килә. Әлбәттә, халыкны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тагын да активрак тарту буенча әле бик күп эшлисе бар.
    Мәдәният һәм сәнгать
    Азнакайлылар Мәдәният елында күп кенә илкүләм, республика, район бәйгеләрендә катнашып, лауреат, дипломант исемнәре алдылар, грантлар яуладылар. "Жанашым" халык фольклор ансамбле Венгриядә үткән төрки халыклары корылтаенда катнашты. "Созвездие-Йолдызлык - 2014" республика фестивалендә "Фантазия" ансамбле беренче дәрәҗә лауреат исеме алып, Татарстан хөкүмәте дәүләт премиясенең почетлы стипендиаты булдылар. Бу бәйгедә "Юлдаш" ансамбле икенче урынны яулады.
    Азнакайда ел саен "Чатыртауда җыен" төрки халыклары фольклор фестивале үткәрелә. Узган ел ул төбәкара дәрәҗәдә үтте. Аны киләчәктә чит илләрдән дә иҗади коллективларны дәшеп халыкара форматта итәргә ниятлибез.
    Төркиянең Тарсус шәһәре белән Азнакай арасында дуслык күпере салынганга да 17 ел үтеп китте. Белоруссиянең Ивье шәһәре белән дә шундый элемтәләр урнаштырдык.
    Мәдәният елында бу өлкә учреждениеләренә ремонт үткәрүгә җирле бюджеттан 6 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде.
    Җирле үзидарә органнары белән халык арасында ныклы элемтә урнаштырылды. Ел дәвамында гражданнардан 1490 мөрәҗәгать керде, бу 2013 елгыдан 10 процентка күбрәк. Азнакайлылар үз фикер-тәкъдимнәрен, гозерләрен халык белән очрашуларда, ишегалды, авыл бәйрәмнәре вакытында да җиткерә.
    Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Районыбызның һәр ветераны күз уңында, аларга күңел җылысын бирү, матди ярдәм итү беренчел бурыч итеп куелды. Шушы калган ике ай эчендә әле бик күп эшкә өлгерәсебез бар.
    Бүгенге икътисади кризис уйлап эш итү, активлыкны сорый. Бу нәүбәттә кризиска каршы штаб төзелде, чаралар планы эшләнде. Барлык азнакайлыларны Татарстанның 2030 елга кадәрге стратегик үсешен һәм районыбыз үсеше өстенлекләрен билгеләү, бу хакта фикерләшүдә актив катнашырга чакырам.
    Быел Татарстан Президентын, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау елы. Райондашларыбыз әлеге мөһим кампаниядә шулай ук зур активлык күрсәтер, аңа җаваплы карар, дип ышанам.
    Безнең горурланыр эшләребез күп. Киләчәккә билгеләгән перспектив планнар да зурдан. Аларны хәл итүдә бердәм булыйк, көчле булыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: