Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кытай галимнәре Азнакайда авыл мәгарифе проблемаларын өйрәнә

    ЮНЕСКОның "Белем - бар кешегә" масштаблы программасы кысаларында авыл мәгарифе проблемаларын өйрәнү буенча халыкара проектта безнең Азнакай районы да катнашып, укытучыларыбызның фәнни эше Кытай Халык Республикасы ягында кызыксыну уятты һәм шул рәвешле, ике ил арасында мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга нигез салынды. Быелның май аенда Азнакай делегациясе Кытайга чакырулы булып, бик...

    ЮНЕСКОның "Белем - бар кешегә" масштаблы программасы кысаларында авыл мәгарифе проблемаларын өйрәнү буенча халыкара проектта безнең Азнакай районы да катнашып, укытучыларыбызның фәнни эше Кытай Халык Республикасы ягында кызыксыну уятты һәм шул рәвешле, ике ил арасында мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга нигез салынды.

    Быелның май аенда Азнакай делегациясе Кытайга чакырулы булып, бик күп яңалыклар белән һәм аларның үзләрен дә чакырып кайткан иде. Инде менә бу көннәрдә әлеге республика вәкилләре безгә җавап визиты ясады. Дөрес, бу эшлекле очрашу гына түгел, ә югары дәрәҗәдәге халыкара конференция һәм анда Мәскәү фәнни-тикшеренү университеты галимнәре, Чувашия Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә катнаша.

    Кунаклар 18 сентябрьдә Әлмәт каласына килеп, анда 25нче гомумбелем бирү мәктәбендә, Политехник техникумда, Әлмәт нефть институтында булдылар. Кичен аларны киң күңелле азнакайлылар үз җирлегебездә каршы алды.

    Фоторепортажны http://vk.com/aznakayevoonline карагыз

    19 сентябрь иртәсе делегациянең район, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуыннан башланды. Халыкара конференция делегатларын барлык азнакайлылар һәм район башлыгы исеменнән аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләделәр. Алар Азнакайның бүгенге көн сулышы, җирлегебезнең төп тармаклары булган нефть чыгару һәм иген үстерү өлкәсендә республика буенча ирешкән уңышларны бәян иттеләр.

    Шулай ук Төркия һәм Белоруссия дуслыгы турында да сүз барды.

    Бәлки әле элемтәләр менә шулай ныгып китсә, Кытайда да тугандаш шәһәребез барлыкка килер, дигән фикер әйтелде. Кунакларга истәлеккә үзебезнең осталар җитештергән сувенирлар бүләк ителде.

    Кытай мәгариф академиясе доценты, әйдәр хезмәткәре Jiang Xiaoyan, Чебоксар шәһәренең "Мәгариф үсеше һәм мониторингы үзәге" директоры Жанна Мурзина Азнакайдан алган тәүге тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзләрен бик җылы каршы алган азнакайлыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Аннары конференциядә катнашучылар Тымытык авылына юл тотты. Әйтергә кирәк, биредә кунакларны зур әзерлек белән каршы алдылар: мәктәп бусагасында ук район, авыл үзешчәннәре, укучылар татар моң-җырларын сузды, оста биюләре белән шаккатырдылар, бүләк милли түбәтәй, ак яулыклар киеп алгач, кытай дуслар үзләре дә татарларга охшап калды.

    Район белән танышуның Тымытык мәктәбеннән башлануы очраклы гына түгел. Ул быел "Республиканың иң яхшы йөз мәктәбе" бәйгесендә җиңү яулады. Биредә балаларны милли зәвыкта, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне сеңдереп үстерү укыту программасының төп юнәлешләреннән берсе. Тел, тарих, борынгылар кәсебе, тырышлыгы, традицияләр сакланганда гына милләт яши. Әнә шуны дәлилләп, аерым мәйданчыкларда татар, башкорт, рус халыкларының милли аш-суларын әзерләп, районыбыз мәктәпләре кунакларны табынга дәште, шунда ук бу халыкларның җыр-биюләре, уеннарыннан торган тамаша күрсәтелде.

    Тымытык - осталар авылы. Мәктәп коридорлары укучы балалар, авылның апа-агайлары иҗат иткән агач сыннар, картиналар, чигүле әйберләр күргәзмәсенә әверелгән. Нәфисә апа һәм Миңнегали ага Ганиевләр иҗатын гына күр: менә кайда ул Тукайга мәдхия! Пар атлар, Шүрәле, туган як табигате... Бу хозурлыктан таң калган кунаклар спортзалда оештырылган Сабантуйда үзләре дә капчык киеп йөгерделәр, бау тартыштылар, чүлмәк ваттылар... Әйтүләре буенча, үзләрендә дә милли бәйрәмнәр күп икән (илдә 56 төр милләт халкы яши), әмма безнең Сабантуйның бигрәк тә күңелле, уеннарга, милли нәкышларга бай булуына сокландылар.

    Түгәрәк өстәл артында чәйләп үткәрелгән (безнең татар да, кытайлылар да чәй ярата) әңгәмәдә мәктәпләрдә заманча укыту алымнары, мәгариф проблемалары яктыртылды. Хәер, алар гына да түгел.

    Бүген Азнакайда Халыкара конференция уза.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: