Азнакаево
  • Рус Тат
  • Исәннәрнең-кадерен, үлгәннәрнең каберен белик

    Вакыт дигәнең бик тиз ага шул... Шушы көздә Дамир абый Асыловның фани дөньяны калдырып китүенә дә өч ел тула инде. Үткен каләме очыннан чыккан ялкынлы язмалары белән дан-шөһрәт казанган иде ул. Көн кадагына суга торган мәкаләләре бүгенге катлаулы чорда бик кирәк тә бит, әмма... Укучы алдында абруе зур булды Дамир...

    Вакыт дигәнең бик тиз ага шул... Шушы көздә Дамир абый Асыловның фани дөньяны калдырып китүенә дә өч ел тула инде. Үткен каләме очыннан чыккан ялкынлы язмалары белән дан-шөһрәт казанган иде ул. Көн кадагына суга торган мәкаләләре бүгенге катлаулы чорда бик кирәк тә бит, әмма... Укучы алдында абруе зур булды Дамир аганың. Әлеге абруй ясалма-ялган түгел иде һәм ул аңа үзенең иҗтиһаты, турылыгы, акылы-белеме белән иреште.
    Тумышы белән Сәпәй авылыннан булган Дамир аганың тормыш юлы шактый кызыклы: гади колхозчы булып башланган тәрҗемәи хәле, тора-бара, нефтьченеке булып үзгәрә, мәдәният дөньясында да якты эз калдыра, инде алда әйткәнемчә, үзен тулысынча журналистика өлкәсендә ача. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлау белән, "Социалистик Татарстан" газетасына эшкә алалар аны /республиканың төп газетасы тарихында бик сирәк була торган хәл. Авт./. Һәм нефтьче һөнәрен яхшы белгән кеше буларак, республиканың көньяк-көнчыгышына, нефть төбәгенә үзхәбәрче итеп билгелиләр. Бөгелмәдә яшәп эшли ул. Әлбәттә, нефть чыга торган районнар тормышы турында кызыклы мәкаләләре җирле һәм республика газеталарында даими басылып тора. Үзенең туган җире - Азнакай төбәге һәм Бөгелмә кешеләре турында аеруча күп яза. Теләсә нинди катлаулы проблемаларны күтәреп чыгудан да тартынып тормый һәм алар чишелми, хәл ителми торып, тынычлана торган түгел иде. Әлбәттә, вәзгыять тә башка булгандыр: республиканың төп газетасында басылып чыккан берәр тәнкыйть мәсьәләсен күз уңыннан ычкындырып карасыннар ул чакта! Партия чоры бит. Хәер, ил таркалып, партия таралгач та, Дамир ага Асылов язган мәкаләләр көчен югалтмады. Шуның белән кадерле дә инде аның иҗаты. Әйткәнемчә, күп язды Дамир ага. Гомере соңында шуларның беришен туплап, китап та чыгарды. "Җир маеның бар җае" китабы 2012 елның җәендә Казанда басылып чыкты. Сабый бала кебек шатланган иде мәрхүм шул китапларны алып кайтканда: "Тагын әллә ничә китап бастырырлык материалым бар әле!" - дигәне истә калган... Капыл китеп барды шул...
    Бөгелмәдән тугыз кеше бардык Сәпәйгә. Авыл зиратында булдык, Дамир Сәетгәрәй улы Асылов каберен зиярәт иттек, рухына дога кылдык. Урыны җәннәттә булсын.
    Дамир абыйны биргән төп нигез дә исән икән. Аның янәшәсендә яңа йорт калкып чыккан, анысында нәсел-нәсәбе: улы, кызы, оныклары көн күрә. Кыскасы, Дамир абый Асылов рухы бүген дә яши. Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева да моның шулай икәнлеген раслады. Авылда үткәрелгән төрле чараларда танылган якташларын һәрдаим искә алып торулары моның ачык дәлиле булды.
    Кайтканда, Сәпәй авылы мәчетенә кереп, намазга бастык. "Хуш, сау бул, Дамир Сәетгәрәй улын биргән чал тарихлы Сәпәй авылы, синең кунакчыл халкың!" - дип, кайтыр юлга кузгалдык.
    Руслан ҖӘЛӘЕВ,
    автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: