Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәр янгынсыз үтсен

    Озын яллар һәм бәйрәмнәр чорында көнкүрештә янгын чыгу очраклары арта. Быел гына да районда 4 янгын чыкты. Бәхеткә, вафат булучылар юк. Узган елның шушы чорында 7 янгын чыккан иде, аларда 2 кеше һәлак булды: 21 февральдә - Түбән Якый авылында һәм 23 февральдә - Азнакай шәһәрендә. Кызганычка каршы, бәйрәмнәр исерткеч...

    Озын яллар һәм бәйрәмнәр чорында көнкүрештә янгын чыгу очраклары арта. Быел гына да районда 4 янгын чыкты. Бәхеткә, вафат булучылар юк. Узган елның шушы чорында 7 янгын чыккан иде, аларда 2 кеше һәлак булды: 21 февральдә - Түбән Якый авылында һәм 23 февральдә - Азнакай шәһәрендә.

    Кызганычка каршы, бәйрәмнәр исерткеч эчемлекләрдән башка узмый. Аек булмаган хәлдә ут белән эш итү - янгынга китергән сәбәпләрнең иң таралганы. Шулай ук мичләр һәм электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, сүнмәгән тәмәке төпчеге дә - ут-ялкын сәбәпчесе. Йоклаган кеше, бигрәк тә исерек хәлдә, төтен исен сизми һәм агуланып үлә.

    Шуңа күрә янгын кагыйдәләрен саклап, электр челтәрләренә артык көчәнеш китермәскә, электр үткәргечләр һәм җиһазлары торышына игътибарлы булырга, биналарны ясалма җиһазлар белән җылтмаска, балаларны ялгызларын гына өйдә кадырмаска киңәш итәбез.

    Азнакай янгын күзәтчелеге хезмәте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: