Азнакаево
  • Рус Тат
  • Булгандыр бер авыл...

    Кайчандыр тулы канлы тормыш белән гомер иткән 22 хуҗалыклы Кызыл Чишмә авылының да хәзер Чубар Абдул җирлегендә нибары урыны гына калган. Биредә авыл булганлыгын искәртеп, узган шимбәдә стела куелды. Шунсын әйтергә кирәк, районыбыздагы 69 югалган авылның инде менә 11нчесенә шундый истәлек язулары урнаштырылды. Авыл бәйрәменә бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларына...

    Кайчандыр тулы канлы тормыш белән гомер иткән 22 хуҗалыклы Кызыл Чишмә авылының да хәзер Чубар Абдул җирлегендә нибары урыны гына калган. Биредә авыл булганлыгын искәртеп, узган шимбәдә стела куелды. Шунсын әйтергә кирәк, районыбыздагы 69 югалган авылның инде менә 11нчесенә шундый истәлек язулары урнаштырылды.

    Авыл бәйрәменә бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларына сибелгән йөзгә якын кыз-уллары җыелды. Алар Санкт-Петербургтан, хәтта ерак Казахстаннан да кайткан. Шул ук көнне Корбан бәйрәме дә үтте. Барсы бергәләп мәҗлес табыны артында аятьләр тыңлады, дини йоланы үтәделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: