Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бозмый яшик Коръән аятьләрен

    Бозмый яшик Коръән аятьләрен, Истә тотып җавап бирәчәгең. Ялгышлардан язмыш үрәчәгең, Онытмыйча гүргә керәчәгең. Истә тотып ике иңдә изге Фәрештәләр саклап торачагын, Хәрәм эшләр тәкъдим кылып, Иблис-шайтан мәкер корачагын. Беркем белми күпме яшәячәген, Кунак кына һәркем бу җирдә. Беркем белми нәрсә күрәчәген, Аллаһ кына хәким һәркемгә. Гөлгенә КӘРИМОВА

    Бозмый яшик Коръән аятьләрен,
    Истә тотып җавап бирәчәгең.
    Ялгышлардан язмыш үрәчәгең,
    Онытмыйча гүргә керәчәгең.
    Истә тотып ике иңдә изге
    Фәрештәләр саклап торачагын,
    Хәрәм эшләр тәкъдим кылып,
    Иблис-шайтан мәкер корачагын.
    Беркем белми күпме яшәячәген,
    Кунак кына һәркем бу җирдә.
    Беркем белми нәрсә күрәчәген,
    Аллаһ кына хәким һәркемгә.

    Гөлгенә КӘРИМОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: