Бозмый яшик Коръән аятьләрен,
Истә тотып җавап бирәчәгең.
Ялгышлардан язмыш үрәчәгең,
Онытмыйча гүргә керәчәгең.
Истә тотып ике иңдә изге
Фәрештәләр саклап торачагын,
Хәрәм эшләр тәкъдим кылып,
Иблис-шайтан мәкер корачагын.
Беркем белми күпме яшәячәген,
Кунак кына һәркем бу җирдә.
Беркем белми нәрсә күрәчәген,
Аллаһ кына хәким һәркемгә.
Гөлгенә КӘРИМОВА