Азнакаево
  • Рус Тат
  • Беренче редакторым

    Иҗат коллективы белән җитәкчелек итү һич тә җиңел эш түгел. Хезмәт юлым журналистикада үтеп, матбугат органнарының төрлесендә эшләгән кеше буларак, бу миңа яхшы таныш. Ник дисәң, каләм әһелләренең һәркайсы үзенә үзе даһи, кемнедер үзеннән өстен, сәләтлерәк, талантлырак итеп тану аларның табигатенә туры килми. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай....

    Иҗат коллективы белән җитәкчелек итү һич тә җиңел эш түгел. Хезмәт юлым журналистикада үтеп, матбугат органнарының төрлесендә эшләгән кеше буларак, бу миңа яхшы таныш. Ник дисәң, каләм әһелләренең һәркайсы үзенә үзе даһи, кемнедер үзеннән өстен, сәләтлерәк, талантлырак итеп тану аларның табигатенә туры килми. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Байтак дистә еллар үткәч, хәзер уйлыйм. беренче редакторым Ибраһим ага Дәүләтшинга дә "Маяк" редакциясе коллективы белән җитәкчелек итүнең кыенлыклары шактый булгандыр.
    Ибраһим Солтанович үзе гәзиткә сирәк яза иде. Осталыгы я теләге җитмәгәннән түгелдер, ара-тирә язган проблемалы материалларыннан көчле каләм иясе икәнлеген чамалыйбыз. Вакыты бик чамалы булгандыр, дип уйлыйм. Күп төрле җәмәгать вазифалары алып бару өстенә, терлекчелек, игенчелек буенча төрле колхозларга вәкил итеп тә җибәрәләр, алар өчен дә җавап тотарга кирәк. Җитеш, редактор, барысына да, әмма гәзитең дә тел-теш тидерерлек булмасын, партия эзеннән тайпылмасын, "коллектив пропагандист һәм коллектив агитатор гына түгел, коллектив оештыручы да" булсын!
    Уртачадан кайтышрак буйлы, җыйнак гәүдәле редакторыбыз Ибраһим Солтанович тынгы белми, барысына да өлгерергә тырыша. Бер заман редакция белән типография икесе ике баракта урнашкан чак булды, аңа шул ике барак арасын көнгә ничәмә ничә тапкыр таптарга туры килә иде. Эш көне ахырынарак типографиядә чагы туры килсә, редакциядәге журналистларга телефоннан шылтырата. Эштә утыралар микән, таралышып бетмәделәр микән дип контрольлек итүе дә булгандыр.
    Аның бит редакциядәге каләм әһелләре дә ә дигәнгә җә дип кенә тора торган кешеләр түгел, хәер, чын иҗатчыдан аны таләп итү кирәк түгеллеген редакторыбыз үзе дә яхшы белә. Алыптай гәүдәле, характеры да гәүдәсенә бәрабәр булган танылган язучы Мәхмүт Хәсәновны калыпка кертеп кара син! Гәзиткә җыйнаграк, әмма ишлерәк материаллар кирәк булса да, Мәхмүт абыйның район кешеләре турында язган очерклары алагаем зур була, бер-берсе ярты гәзитне иңләрлек. Гәзит битләрен бер язма тоташ капламасын өчен ике санга бүлеп бирергә дә туры килә.
    Редактор Ибраһим Дәүләтшин гомумән эмоцияләрен тышка чыгармый, эчендә нәрсә янганын үзе генә белә торган кеше иде. Гаеп-кыеклары булганда да редакция кешеләренә каты бәрелмәс, тавышын күтәрмәс, кирәк тапканда кабинетына чакырып, үткәрерлек итеп үзеңә әйтер иде. Хәтерлим әле, мин партиягә кереп йөргәндә дә кабинетына дәшеп алган иде, сүзе нинди җитди адым ясавым, партия әгъзасының нинди булырга тиешлеге турында иде.
    Мин үзем редакциядә 1968 елда эшли башладым, башта тәрҗемәче булдым, аннары әдәби хезмәткәр итеп күчерделәр. Шул уңайдан редакторның яшь журналистларга игътибарлы да, таләпчән дә булуын әйтәсем килә. Ибраһим Вәлиев, Мәхмүт Хәсәнов, Әхәт Мөхәммәтшин, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мөгамбәр Шәрифуллин кебек тәҗрибәле журналистлар эшләгән коллективка кушылу яшьләр өчен бер яклап файдалы булса (өйрәнер кешеләр бар), икенче яклап җайсызлыгы да бар (сиңа да шундый югары таләпләр куела). Әлбәттә, баштагы чорда минем язганнарда да бәйләнер нәрсә күп булгандыр. Әмма Ибраһим Солтановичның, вакыт-вакыт "күземне ачса да", каты бәрелгәне булмады. Ул инде яше иллегә җиткән тәҗрибәле җитәкче, кемнән нәрсә көтәргә мөмкин булганын да, яшьрәкләргә ничек юнәлеш бирергә кирәген дә яхшы белә торган остаз иде.
    Редакциядә вакансия ачылгач, эшкә кемне чакырырга дип, редакторыбызның журналистлар белән уртага салып сөйләшкәне хәтердә калган. Ул вакытта университеттан журналист дипломы алып кайтучы яшь кадрлар юк, коллектив штаттан тыш хәбәрчеләр исәбенә тулылана иде. (Ибраһим Вәлиев белән Мөгамбәр Шәрифуллин да журналист дипломын, редакциядә эшләгән килеш, читтән торып укып алганнар).
    Югары Стәрле мәктәбендә лаборант булып эшләүче Әсгать Сәгытдиновны эшкә алганда редакторыбыз башта коллектив белән киңәш итте: егет иң актив хәбәрче, каләме елдан-ел шомара, күбрәк авыл яңалыклары, хезмәт кешеләре турында яза, анысы хак. Ә менә редакциядә профессиональ дәрәҗәдә эшли алырмы ул, проблемалы материаллар язарга көче-әзерлеге җитәрме? Редактор Әсгатьне авыл хуҗалыгы бүлегенә әдәби хезмәткәр итеп билгеләде. Бер атуда ике куян булгандыр бу адым. Чөнки бүлек мөдире Әхәт Мөхәммәтшин яшь каләм иясен чын журналист итеп тә үстерә, ул заманда район гәзите өчен аеруча әһәмиятле булган авыл темасын алып барырга да көч арта.
    Редакциядә эшли башлаганда Әсгатьнең дә, минем дә урта белем турында аттестатыбыз гына бар иде. Читтән торып укырга кердек, алты ел җәй-кыш сессиягә йөрдек. Җәйге озын, бер айлык сессияне редакция эшенә дә, гаилә бюджетына да зыян китермәс өчен еллык ял исәбенә үткәрергә тырыша идек. Шулай да биш-алты гына журналистның икесен берьюлы укырга җибәрү редактор өчен, калган каләмдәшләр өчен бер дә җиңел булмагандыр. Аңа карап, редакторыбыз караңгы чырай күрсәтми, киресенчә, укуыбыз белән кызыксына, уңышларыбызга куана. Бу егетләр, укып бетереп, диплом алып кайткач, аларга ныграк та таянып булыр, сессиягә йөреп кыенлык китерүләре дә бетәр дип көткәндер.
    Әмма ни кызганыч, беренче редакторыбыз Ибраһим ага ул көннәргә кадәр яши алмады. Безгә дә аны соңгы юлга озату насыйп булмады. Яман чир аны пенсиягә чыгарга да шактый еллар кала алып киткәндә без Казанда чираттагы кышкы сессиядә калдык.
    Алга таба берничә редактор кул астында эшләргә, үземә дә иҗат коллективы белән җитәкчелек итәргә туры килде. Әмма беренче редактор биргән тормыш сабаклары гомер буена җитте, матбугат эшендә нәрсәгә дә булса ирешкәнмен икән, моның өчен мин, һичшиксез, беренче редакторым - туры сүзле, коллективын кайгыртып, эштә янып яшәгән Ибраһим Солтан улы Дәүләтшинга нык бурычлы.
    Ирек Бәдретдинов,
    Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
    1969-1977 елларда "Маяк" гәзите редакциясендә тәрҗемәче,
    әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: