Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бөек Җиңү хөрмәтенә – Җиңү!

    "Татнефть" ААҖ спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть" профкомы призына бильярд буенча ветераннар арасында турнир узды. Ярышлар өч категориядә: 70, 80 һәм аннан югары яшьтә булган бильярд уйнаучы ветераннар арасында үтте. Турнирда 25 командадан 80ләп спортчы катнашты. "Азнакайнефть" идарәсе данын Рафиль Бахтиозин, Виталий Мәҗитов һәм Рәфкать Сәлимгәрәев, Әнәс...

    "Татнефть" ААҖ спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Татнефть" профкомы призына бильярд буенча ветераннар арасында турнир узды. Ярышлар өч категориядә: 70, 80 һәм аннан югары яшьтә булган бильярд уйнаучы ветераннар арасында үтте. Турнирда 25 командадан 80ләп спортчы катнашты. "Азнакайнефть" идарәсе данын Рафиль Бахтиозин, Виталий Мәҗитов һәм Рәфкать Сәлимгәрәев, Әнәс Якуповлардан торган команда яклады. Гомуми йомгаклар буенча алар беренче призлы урынны яулады. Шәхси зачетта 70 яшькә кадәр уенчылар арасында Рафиль Бахтиозин шулай ук иң югары баскычка күтәрелде.

    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: