ҖӘМГЫЯТЬ

Балтачта янгын авылны юкка чыгара язган

Тархан авылында бер генә хуҗалык бар. (Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Балтач районындагы Тархан авылы картадан юкка чыга язып калган. Бу хакта "Хезмәт" газетасы яза. Тархан - район үзәгеннән бик еракта урнашкан кечкенә генә бер авыл, биредә, ялгышмасак, бер генә хуҗалык бар, дип беләбез, -дип яза басма журналисты Зөлфия Шакирова. Һәм...

Тархан авылында бер генә хуҗалык бар.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Балтач районындагы Тархан авылы картадан юкка чыга язып калган. Бу хакта "Хезмәт" газетасы яза.

Тархан - район үзәгеннән бик еракта урнашкан кечкенә генә бер авыл, биредә, ялгышмасак, бер генә хуҗалык бар, дип беләбез, -дип яза басма журналисты Зөлфия Шакирова. Һәм менә кичә шул хуҗалыкның мунчасында кичкырын янгын чыга.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада барып җитеп, ялкынны туктатып, хуҗаның йорт-җирен саклап калалар. Ут теле хуҗалыкны камап алган булса, авыл тәмам бетәргә дә мөмкин иде бит, дип яза газета.


Балтачта янгын авылны юкка чыгара язган

Нет комментариев