Азнакаево
  • Рус Тат
  • Балаларын аракыга алыштырган ана бик үкенә

    2010 елда ана хокукыннан мәхрүм ителгән ханым улын һәм кызын тәрбиясенә кире кайтаруны сорап судка мөрәҗәгать итте. Гаризасын карау вакытында суд аның тәртибен, яшәү рәвешен, балаларына карашын үзгәртүен, эшкә урнашкан булуын, эчүен ташлавын ачыклады. Аның хокукларын кайтаруга тулы нигезе булса да, суд әле иртәрәк дип тапты, монда матди як һәм...

    2010 елда ана хокукыннан мәхрүм ителгән ханым улын һәм кызын тәрбиясенә кире кайтаруны сорап судка мөрәҗәгать итте. Гаризасын карау вакытында суд аның тәртибен, яшәү рәвешен, балаларына карашын үзгәртүен, эшкә урнашкан булуын, эчүен ташлавын ачыклады. Аның хокукларын кайтаруга тулы нигезе булса да, суд әле иртәрәк дип тапты, монда матди як һәм башка сәбәпләр дә искә алынды. Беренчедән, ул эчүчелеккә бәйле булуы белән әле дә булса наркологта учетта тора, ремиссия срогы үтмәгән. Ә бит хокуктан мәхрүм итүнең төп сәбәбе дә әнә шул иде. Аннары, алимент түләүдә бурчылары әле капланмаган. Бу киртәләрне төзәтеп, барлык таләпләрне үтәгәндә, ана хокукын кире кайтару турында янә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге барлыгын аңлатып, суд аның гаризасын бу юлга кире какты. Әни кешенең үз ялгышларын, гаебен тулысынча аңлап, туры юлга басарына, төзәлеренә һәм инде сабыйларын үз янына алып гаилә учагын кабаттан тергезеп җибәрәсенә өметләнергә һәм ышанырга гына кала.

    Ә бит җирлегебездә ата-ана хокукыннан мәхрүм итү очраклары елдан-ел артып тора. Ә менә бу хокукны кайтаручылар гына, кызганычка каршы, әллә ни күп түгел. Соңгы 3 елда ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында 69 эш каралса, бу хокукларны тергезү турында нибары 7 эш каралып, 10 бала гаиләсенә кайтарылды. 2015 елда 6 бала кабаттан әти-әни назын, кайгыртуын тоеп яши башлады.

    Үкенергә, үз-үзеңне кулга алып, тормышны өр-яңадан башларга беркайчан да соң түгел. Барсы да кешенең үзеннән генә тора. Нарасыйларны үз тәрбиясенә кайтарырга теләгән әти-әниләргә бары тик тиешле яшәү шартлары тудырырга, яман гадәтләрдән арынырга, эшкә урнашырга, ниһаять, кешечә яши башларга гына кирәк. Аннары инде хокукларны кайтаруны сорап, әлеге фактлар нигезләнгән документларны (эчүчелек, наркоманиядән дәвалану турында белешмә, яшәү, эшләү, уку урыныннан характеристика, керемнәр турында, торак-эксплуатация оешмасыннан, алимент буенча әҗәтләр булмауга белешмә, эксперт яки белгечтән нәтиҗә ясалган документ һ.б.) теркәп, судка гариза язарга да була. Әлбәттә, суд закон куйган таләпләрне җентекләп тикшерәчәк. Гаризаны карау процессында һичшиксез опека һәм попечительлек органы хезмәткәрләре дә катнаша. Бу төр эшләрне караганда суд шулай ук нәтиҗә ясарга прокурорны да тарта. Әлбәттә, суд һәр очракта да иң әүвәл бала мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә.

    Айгөл Кәлимуллина, судья ярдәмчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: