Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның Урманай авылы халкы яңартылган чишмә янында изге теләкләр теләде

    Районыбыз чишмәләрен төзекләндерү кебек күркәм традиция дәвам итә. Узган атнада Урманай авылында да чишмә ачу тантанасы булды. Моннан берничә ел элек авылның элеккеге җитәкчесе Илгиз Шакирҗанов чишмәне төзекләндерү инициативасы белән чыга. Фәрештәләрнең "Амин" дигән чорына туры килгәндер, аның тәкъдимен башка авылдашлары да хуплап каршы ала. Депутатлары Данис Вәлиев, "Геология" ЯАҖ...

    Районыбыз чишмәләрен төзекләндерү кебек күркәм традиция дәвам итә. Узган атнада Урманай авылында да чишмә ачу тантанасы булды.

    Моннан берничә ел элек авылның элеккеге җитәкчесе Илгиз Шакирҗанов чишмәне төзекләндерү инициативасы белән чыга. Фәрештәләрнең "Амин" дигән чорына туры килгәндер, аның тәкъдимен башка авылдашлары да хуплап каршы ала. Депутатлары Данис Вәлиев, "Геология" ЯАҖ начальнигы Марат Шәрәфиев, "Татнефтестрой" ААҖ начальнигы Марсель Сәмигуллин әлеге игелекле эшне башкаруда зур ярдәм кулы суза.


    Менә чишмә тирәсенә изге дога авазлары таралды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов урманайлыларның тырышлыгын билгеләп үтеп, ихлас күңелдән чишмә ачылу тантанасы белән котлады, авылның нәни гражданнары - 1 нче сыйныфка укырга баручы укучыларга "Әлифба" китапларын бүләк итте. Кызыл тасмалар киселгәч, чишмәгә юл ачылды.


    Чишмә элек-электән авыл халкының күрке булган. Йортка килен төшүгә, көянтә чиләген алып яшь кәләш чишмәгә суга төшкән. Чиләкләрен чайпалдырмыйча, суын түкми алып кайтуына карап киленнең уңганлыгын, түзем-сабырлыгын сынаганнар. Менә бүген дә яңа гына никахлары булган Ләйсән белән Илнур чишмәдән су алып, авылдашларын сыйладылар. Яшь килен чиләгендәге су тагы да татлырак, шифалырак тоелды.


    Кешеләр чишмәдән су алганда матур теләкләрен тели. Бу юкка гына түгел, чөнки чишмә аларны үзенә сеңдерү сәләтенә ия. Шуңа да чишмә янында иң матур теләкләр теләнде.


    Милли киемнәр кигән кызлар килгән кунаклар, авыл кешеләрен чәк-чәк белән сыйлап, чишмә янында хәзерләнгән табыннарга чакырдылар.


    Авыл халкы көне буе бәйрәм итте бүген. Чөнки әле тамашаның иң зурысы авыл клубы бакчасында икән. Сабан туе мыни? Бер урында утын кисәләр, икенче җирдә чүлмәк ваталар, йөгерәләр, сикерәләр. Ул арада борынга тәмле ризык исе килеп бәрелә. Авылның уңган кызлары Зәйтүнә белән Наилә пылау белән коймак пешерәләр икән. Сый-хөрмәт һәркемгә җитәрлек һәм һәркайсына шөгыль бар: Урманай егетләре якын-тирә авыллардан килгән егетләр белән футбол тибә, бала-чага чыр-чу килеп уйный. Җыр, биюләр белән бизәлеш алган бәйрәм әнә шулай бик күңелле узды. Урманай - талантларга, оештыру сәләтенә ия кешеләргә бай авыл ул. Шунда тууыма тагы да сөенеп, горурлык хисләре кичердем мин.


    Без - урманайлылар, бердәм булып, бер-беребезне күз карашыннан аңлап, бер дулкында яшибез. Шуңа да эшебез дә матур, бәйрәмебезне дә бик күңелле уздырдык , алга таба да шулай бер гаилә булып яшәргә язсын! - дип авыл башлыгы Айдар Закиров авылдашларына олы рәхмәтен җиткерде.
    Ә чишмә изге теләкләрне үзенең хәтеренә сеңдереп акты да акты. Авыл халкының моң-җырларын, йолаларын, теләкләрен киләчәк буыннарга да җиткереп җырлап аксын әле "Коелы бай".


    Илмира СӘЛАХОВА, шагыйрә

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: