Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Азнакайнефть” идарәсе ярты еллык планнарны уңышлы үтәде

    "Азнакайнефть" идарәсе коллективының ярты еллык эшләренә йомгак ясау конференциясе узган атна азагында "Каенкай" спорт-сәламәтләндерү базасында узды. Аның эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Федор Щелков, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, нефтьчеләрнең арадаш һәм үзара хезмәттәшлек итүче акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре,...

    "Азнакайнефть" идарәсе коллективының ярты еллык эшләренә йомгак ясау конференциясе узган атна азагында "Каенкай" спорт-сәламәтләндерү базасында узды.

    Аның эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Федор Щелков, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" компаниясе профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, нефтьчеләрнең арадаш һәм үзара хезмәттәшлек итүче акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре, идарә подразделениеләреннән сайланган делегатлар, массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары катнашты. "Азнакайнефть" идарәсенең беренче ярты еллыкта башкарган эш йомгаклары һәм алда торган бурычлар турындагы төп докладны идарә җитәкчесенең беренче урынбасары - баш инженер Расих Фәйзуллин ясады.Аннан күренгәнчә, "Татнефть" компаниясенең 1нче һәм 3нче санлы карарлары нигезендә "Азнакайнефть" идарәсе узган ярты елда алга куелган барлык техник-икътисади күрсәткечләрен дә үтәп чыккан. Шушы вакыт эчендә 1 млн 730 мең 720 тонна нефть чыгарылган. Шуның 44 мең тоннага якыны - планнан тыш табылган. Моңа, беренче чиратта, нефть чыгару барышында яңа методлар куллану юлы белән ирешелгән. Алар ярдәмендә 779 мең тонна, ягъни гомуми күрсәткечнең 45 проценты күләмендә чимал алылган.

    Нефть чыгару нормасы Павлов, Зеленогорск нефть мәйданнары, Ромашкино нефть чыганагының 33, 190, 281, 292, 665, 680нче ятмалары һәм Гарей чыганагы скважиналары исәбенә арттырып үтәлгән.

    Соңгы елларда Азнакай шәһәре биләмәсендә борауланган скважиналардан 490 мең тонна күмер водороды алынган. Биредәге бер скважинаның тәүлеклек уртача дебиты 6 тонна тәшкил итә. Актаныш районы ятмаларында да нефть чыгару эшләре уңышлы бара. Ярты ел эчендә аннан 9 мең 870 тонна чимал алынган.

    Идарә подразделениеләренең җиткерелгән планга карата өстәмә нефть табуында яңа борауланган скважиналар зур роль уйный. Узган ярты елда тәүлегенә уртача 10,8 тонна нефть бирүче шундый 19 скважина кулланышка кабул ителгән. Алардан 10 мең тоннадан артык нефть җыелган.

    Идарә объектларында күмер водороды табуның нәтиҗәле технологиясе булып су басымы белән катламнарны аеру (ГРП) тора. Хисап чорында әлеге ысул кулланылган 40 скважинадан 14 мең тоннадан артык чимал алынган, бер скважинаның уртача тәүлеклек дебиты 10,5 тонна тәшкил иткән.

    Күпкатламлы ятмаларны эшкәртүне тизләтү максатыннан, соңгы елларда ОРД һәм ОРЗ технологияләре киң кулланыла. Алты айда гына да әлеге методлар 14 нефть табу һәм 30 катламга су кудыру скважинасында файдаланылган.

    Төрле юнәлештә ГТМ уздыру исәбенә 333 скважинадан 64 мең тонна нефть алынган. Ә 1 скважинаның тәүлеклек чимал бирүе уртача 2,3 тоннага арткан.

    Докладтан күренгәнчә, скважиналарга ремонт үткәрүгә чыгымнарны киметү буенча "Азнакайнефть" идарәсендә нәтиҗәле эш алып барыла. Әйтик, искергән скважиналарны торгызу буенча 344 технология операциясе уздырылган. Бу ПРС бригадаларын файдалануга булган хаҗәтне 175 очракка киметкән. Скважиналарның ремонтара эшләү вакыты, "Татнефть" ААҖ буенча уртача күрсәткечләргә караганда, 210 көнгә арткан һәм бүген ул 1381 тәүлек тәшкил итә.

    Катламнарга су кудыру системасында да план арттырып үтәлгән - 25 урынына 26 яңа су скважинасы үзләштерелгән, эшләмәгән 23 скважина сафка бастырылган.

    Катлам басымын саклауның өметле технологияләрен үстерү, энергия чыгымнарын киметү һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү программасы буенча да шактый эш башкарыла. Моңа су скважиналарында югары басымга, коррозиягә каршы торучан НКТ торбалары һәм югары ышанычлы пакерлар куллану керә. Бу эшләр "ППД системасын камилләштерү" программасы нигезендә алып барыла.

    Нефтьне хәзерләү һәм тапшыру күрсәткечләре дә үтәлгән. Җибәрелгән барлык нефть беренче төркем таләпләренә туры килә.

    Скважиналарга капиталь һәм агымдагы ремонт, катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү буенча инвестиция программасы билгеләгән эш күләмен 15 капиталь һәм 3 агымдагы ремонт бригадасы башкарып чыккан. Ярты елда 205 скважинада капиталь ремонт уздырылган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 42гә күбрәк. ПРС бригадалары 502 җир асты ремонты ясаган. Әмма бу өлкәдә җитештерүчәнлекне күтәрү, туктап торуларны киметү буенча башкарасы эшләр бар икән әле.

    Җылылык һәм электр энергиясен куллану нормаларын үтәүгә соңгы елларда идарәдә аеруча зур әһәмият бирелә. Ярты елда 1 тонна нефть табу өчен пландагы 174,39 кВт/ сәг. Урынына 173,17 кВт/сәг. электр энергиясе тотылган.

    Механика хезмәтенә кагылышлы төп күрсәткечләрнең барысы да үтәлгән. Нефтьне җыю һәп транспортлау системасындагы насос паркын таләпләр югарылыгына туры китерү буенча программа эшләнгән һәм бүгенге көндә уңышлы гына тормышка ашырыла.

    Идарә бүлентекләрендә эшләүче 490 кеше уйлап табучылык һәм рационализаторлык белән шөгыльләнә. Алты айда 415 тәкъдим эшләнгән. Аларның икътисади нәтиҗәлелеге 57 млн сум тәшкил итә. Уйлап табу һәм рационализаторлык буенча "Татнефть" ААҖ подразделениеләре арасындагы ярышта "Азнакайнефть" идарәсе узган ел икенче урынны яулады, Диплом белән бүләкләнде.

    Хисап чорында биредә 200 млн сумлык капиталь төзелеш эшләре башкарылган. Төп җитештерү фондына һәм социаль объектларга 100 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелгән. Ипотека төзелешенә килгәндә, яңа микрорайонда 2014 елда төзеләсе 90 фатирлы йортның проекты эшләнә.

    Хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча беренче ярты еллыкта идарәдә шактый гына җитди эшләр башкарылган, оештыру-техник һәм профилактика чаралары үткәрелгән.

    -Безнең максат - кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аварияләрсез эшләү, - диде Расих Фәйзуллин. Сүзен йомгаклап, ул икенче ярты еллыкка билгеләнгән төп бурычларга тукталды.

    Алар:

    -производствоның энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм файдаланыла торган скважиналарның җитештерүчәнлеген арттыру юлы белән 3 млн 490 тонна нефть чыгару буенча җиткерелгән заданиене үтәү;

    -идарәнең инвестиция программасын, шулай ук "Татнефть" ААҖ буенча 1нче, 3нче санлы боерыкта күрсәтелгән күрсәткечләрне һәм нормативларны тормышка ашыру.

    Конференциядә коллективның икътисади эшчәнлеге турындагы өстәмә докладны "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Владимир Попов ясады.

    -Идарәдә нефть табуның ярты еллык җитештерү программасы 2,6 процентка арттырып үтәлде, - дип башлады ул чыгышын. - Нефтьнең 1 тоннасын чыгару 2 879 сумга төште. Абсолют сан 5 млрд. сум һәм узган ел күрсәткеченнән ул 13 процентка узып китте.

    Докладтан күренгәнчә, идарәдә сакчыллыкка зур әһәмият бирелә. Әйтик, алдагы 6 айда гына да 1 мең 567 тонна шартлы ягулык, 334 млн сумлык матди-табигый ресурс янга калдырылган. Нефть чыгару планын арттырып үтәү, куллануга киткән чыгымнарны оптимальләштерү, ягулык-энергия ресурсларын киметү нәтиҗәсендә беренче ярты еллыкта биредә 70 млн сумлык экономия фонды булдыруга ирешкәннәр. Ул акчалар максатчан программа буенча яңа җиһазлар алуга, энергия саклау буенча өстәмә чараларны финанслауга, иминият күчерүләрен дә кертеп, хезмәт хакын түләүнең өстәмә фондына, җитештерүгә кагылышлы хезмәтләргә түләүгә юнәлдерелә.

    Җитештерүнең актуаль проблемаларын хәл итү максатыннан, июнь аеннан биредә "Инновациягә корпоратив заказ" проекты эшли башлаган, "Бизнес-идеяләр аукционы" интернет порталы булдырылган. Кыска гына вакыт эчендә эшче-хезмәткәрләрдән анда 52 проблема күтәрелгән, шунда ук аларны хәл итүнең 106 юлы күрсәтелгән. Әлеге проектта ЦКППН, Азнакай ЦППД, ЦПРС, 1нче ЦДНГ эшче-хезмәткәрләре, аерым алганда Илгиз Ханнанов, Марат Шәрифуллин, Александр Ковальчук, Нәфис Вилданов, Владимир Шеркунов актив катнаша икән. Структур подразделениеләр арасында рейтинг, конкурс принципларын кертү бу эштә катнашучы яшь эшчеләр һәм белгечләр санын бермә-бер арттырыр иде.

    Инвестиция эшчәнлеге буенча ел башыннан 3 млрд сум акча кергән, өстәмә рәвештә 60 мең тоннадан артык (планлаштырылган күләмгә карата 136%) нефть чыгарылган.

    Докладлар буенча фикер алышуларда идарәнең геология, катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналар ремонтын оештыру бүлекләре җитәкчеләре Альберт Бачков һәм Рәсим Хәнипов, 4нче ЦДНГ җитәкчесенең технология буенча урынбасары Зөлфәт Закиров, "Азнакай УТТ"сы ҖЧҖ баш инженеры Рәис Кашапов катнашты. Аларның чыгышыннан күренгәнчә, кичектергесез хәл итәсе мәсьәләләр дә бар икән әле.

    Конференция эшендә катнашкан "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Федор Щелков Азнакай нефтьчеләре эшенә уңай бәя бирде, докладларда һәм чыгыш ясаучылар тарафыннан күтәрелгән, чишелеш таләп итүче проблемаларның уңай хәл ителәчәген әйтте.

    Идарә профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов коллектив килешүнең үтәлеше белән таныштырды.

    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин делегатларны районның бүгенге социаль-икътисади халәте, урып-җыю эшләренең торышы белән таныштырды. Бу эшләрне башкаруда ярдәм күрсәткән "Татнефть" компаниясе җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде, нефтьчеләр ярдәменең район үсешенә булган йогынтысына зур бәя бирде. Шәһәрнең социаль үсешенә зур өлеш керткән бер төркем нефтьче-делегатка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

    Конференция эшенә "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов йомгак ясады. Беренче ярты еллыкта башкарылган эшләр өчен коллективка ул үзенең рәхмәтен белдерде. Алда торган бурычларны, һичшиксез, үтәргә, җибәрелгән кимчелекләрне бетерү һәм булдырмау буенча эшләргә чакырды.

    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: