Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлыларга яхшы пенсия өчен күбрәк эшләргә һәм “ак” хезмәт хакы алырга кирәк

    Яшь чагында картлык киләсен дә, пенсиягә чыгасын да уйламыйсың бит ул. Ә гомер дигәнең, хак та, агымсу икән, үткәнен сизмисең дә. Иртәме-соңмы, һәрберебезнең лаеклы ял вакыты җитә. Менә шунда эшләгән урыннарыбыздан белешмәләр тупларга чаба башлыйбыз, пенсиябезнең күләме турында кайгырабыз. Моңа кадәр стаж пенсиягә әллә ни йогынты ясамый иде. 2015 елдан...

    Яшь чагында картлык киләсен дә, пенсиягә чыгасын да уйламыйсың бит ул. Ә гомер дигәнең, хак та, агымсу икән, үткәнен сизмисең дә. Иртәме-соңмы, һәрберебезнең лаеклы ял вакыты җитә. Менә шунда эшләгән урыннарыбыздан белешмәләр тупларга чаба башлыйбыз, пенсиябезнең күләме турында кайгырабыз.
    Моңа кадәр стаж пенсиягә әллә ни йогынты ясамый иде. 2015 елдан исә пенсия турында законга үзгәрешләр кертелде һәм никадәрле озаграк эшләсәң һәм югарырак хезмәт хакы алсаң, пенсияң дә шулкадәр күбрәк булачак. Әмма хезмәт хакын "конвертта" түгел, ә рәсми теркәп алганда гына моңа өмет итеп була. Бала караган, армиядә хезмәт иткән кебек социаль әһәмияткә ия эшчәнлек еллары өчен дә коэффициентлар хисапланачак.
    Әгәр дә инде пенсиягә билгеләнгән вакыттан соңрак чыксаң, аның күләме тагын да артачак. Теркәлмичә генә эшләүчеләргә булачак пенсияләрен, страховой взносларны шәхсән күчереп, үзләренә кайгыртырга туры киләчәк.
    - Яңа законны гамәлгә ашыру буенча 2014 елда безнең коллектив тарафыннан зур әзерлек эшләре башкарылды, - ди Азнакай Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйкова.
    Исәп-хисап җыелышында яңгыраган кайбер саннар бу өлкәгә күзне өр-яңадан ачты.
    Азнакайны картаеп баручы район ди кайберәүләр. Чын саннарга баксаң, 65 мең кешенең 19 меңнән артыгын гына пенсионерлар тәшкил итә. 3325 кешегә ана капиталы сертификаты тапшырылу да исәп яшьләр файдасына булуы хакында сөйли түгелме?
    Дәүләт 2008 елдан башлап гражданнарга булачак пенсияләрен арттыру мөмкинлеге тудырган иде. Ягъни, Пенсия фондына 2 меңнән алып 12 мең сумга кадәр өстәмә взнос кертәсең дә, дәүләт шуны сиңа икеләтә кайтара. Әлеге софинанслау программасы 2014 елның 31 декабрендә тәмамланды. Аңа районда 4896 кеше кергән.
    Шөкер, пенсия күләме гел үсештә. Агымдагы елның 1 февралендә хезмәт пенсияләре 11,4 процентка арткан иде. Инде менә 1 апрельдән социаль пенсияләргә индексация ясалачак.
    Пенсия акчасы күктән төшми, ә эш белән тәэмин итүчеләр күчергән страховой взнослардан туплана. Бүгенге көндә предприятие-оешмаларның, шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына булган әҗәте 22 млн сумнан артып китә. Идарә узган ел 13 млн сумга якынын кайтарып алган. Әҗәтлеләрнең күпчелеген банкротка чыккан яки эшчәнлеген туктаткан, әмма исәптән төшмәгән оешмалар тәшкил итә.
    Хәзер һәр җирдә дәүләт хезмәтләрен электрон төрдә күрсәтү гамәлгә кереп бара. Пенсия фонды идарәсе дә электрон сервисны киңрәк җәелдерергә омтыла. Белгечләргә озын чиратлар беткән, телефон яки интернет аша язылып киләсең. Белешмәләр дә сорау буенча алдан әзерләнә. Пенсияләрне электрон форма буенча теркәү башланган.
    Шәт, без пенсия чигенә барып җиткәнче, әле тагын әллә никадәр яңалык чыгар. Иң мөһиме - халыкка җайлы һәм файдалы гына булсын.
    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: