Реклама
29 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге чара кысаларында бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны 8.30-10.00 с әгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Светлана Акулова; 10.00-12.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы вәкиле; 13.00-14.30 сәгатьләрдә - суд...
29 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Әлеге чара кысаларында бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны
8.30-10.00 с әгатьләрдә - ТРның Азнакай нотариаль округы нотариусы Светлана Акулова;
10.00-12.00 сәгатьләрдә - ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы вәкиле;
13.00-14.30 сәгатьләрдә - суд приставлары федераль хезмәтенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе - өлкән суд приставы Максим Малышев;
14.00-16.00 сәгатьләрдә - прокуратура вәкилләре кабул итү үткәрәчәк.
Иҗтимагый кабул итү урыны түбәндәге адреста урнашкан: Солтангалиев урамы, 21 йорт (район-шәһәр Мәдәният йорты, 1 кат).
Кабул итүгә алдан язылу мәҗбүри түгел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз