Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, сак булыгыз, мошенниклар!

    Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр, пенсия фонды вәкиле сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын...

    Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, бүләк откан өчен акча күчерү, социаль хезмәткәр, пенсия фонды вәкиле сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә. Бүген алар кулыннан аеруча өлкән яшьтәгеләр каза күрә. Болар миңа кагылмый дип игътибарыгызны киметмәгез, сак булу - мошенникларга эләкми калуның төп коралы. Шикле очракларга юлыкканда исә кичекмәстән, "02" яки 7-30-87 телефон номерлары буенча полиция бүлегенә шалтыратыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: