Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, быел черки белән ничек көрәшә

    Күпләр, быел черкиләр аеруча күп, дип зарлана. Кайберәүләр, алар элеккегә караганда да усалрак кебек, дип өсти. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләргә көн күрсәтми алар. Кич белән урамга чыксаң, тешләүләренә түзәрлек түгел. - Черкиләр тешләп кенә калмый, күптөрле инфекцияле авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Малярия һәм Көнбатыш Нил бизгәген таратучы черкиләрне...

    Күпләр, быел черкиләр аеруча күп, дип зарлана. Кайберәүләр, алар элеккегә караганда да усалрак кебек, дип өсти. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләргә көн күрсәтми алар. Кич белән урамга чыксаң, тешләүләренә түзәрлек түгел.

    - Черкиләр тешләп кенә калмый, күптөрле инфекцияле авырулар да китереп чыгарырга мөмкин. Малярия һәм Көнбатыш Нил бизгәген таратучы черкиләрне юк итү өчен, зур сулыклар тирәсен куркыныч тудырмый торган биологик препаратлар белән эшкәртү оештырыла.
    Авыл халкына исә черкиләр күп урыннарга игътибар итәргә, үләннәрне һәрдаим чабарга, бакчалардагы су савытларының өстен ябык тотарга, көнкүреш калдыкларын махсус контейнерларга җыеп, вакытында юк итеп торырга киңәш итте белгеч. Бакчаларда су җыелып торган чокырларны, канауларны да күмәргә кирәк.
    Табигатькә чыкканда өскә озын җиңле кием, чалбар киегез. Тәнгә, киемгә махсус препаратлар сиптерегез яки кремнар сөртегез. Ишек-тәрәзәләргә махсус сеткалар элегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: