Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайга Сингапур компаниясе вәкиле мистер Пракаш лицейга визит ясады

    Өченче ел инде республикада Сингапур компаниясе Educare белән берлектә белем бирүнең сыйфатын камилләштерү буенча программа тормышка ашырыла. Бу проектта безнең район мәктәпләре дә катнаша. Ә 2013 елда 4 нче лицей өстенлекле мәктәп исемен алды. Биредә креатив фикерләү программасы буенча укыталар. Дүшәмбе көнне Сингапур компаниясе вәкиле мистер Пракаш лицейга визит белән...

    Өченче ел инде республикада Сингапур компаниясе Educare белән берлектә белем бирүнең сыйфатын камилләштерү буенча программа тормышка ашырыла. Бу проектта безнең район мәктәпләре дә катнаша. Ә 2013 елда 4 нче лицей өстенлекле мәктәп исемен алды. Биредә креатив фикерләү программасы буенча укыталар. Дүшәмбе көнне Сингапур компаниясе вәкиле мистер Пракаш лицейга визит белән килде. Ул укучыларның үз сәләтләрен ничек уңышлы ачулары, Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә, мәктәп музее, 3 D принтерында эшләүче төркем белән танышты. Бу көнне 4 укытучы яңа программа буенча дәресләрен күрсәтте. Мистер Пракаш мәктәпнең һәм, тулаем алганда, районның методик хезмәте эшенә югары бәя бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: