Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ярминкәләр сезоны башланды

    21 сентябрь көнне, 8.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Анда ит, сөт продукциясе, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары сатылачак. Узган ялларда Азнакайда "Туйкә" ҖЧҖ (340кг), "Азнакай хәзерләүләр конторасы" (250кг), күрше Бакалы районыннан ук килгән шәхси эшмәкәр Шәрипов (400кг) - ит; "Тукай" ҖЧҖ...

    21 сентябрь көнне, 8.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк.

    Анда ит, сөт продукциясе, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары сатылачак.

    Узган ялларда Азнакайда "Туйкә" ҖЧҖ (340кг), "Азнакай хәзерләүләр конторасы" (250кг), күрше Бакалы районыннан ук килгән шәхси эшмәкәр Шәрипов (400кг) - ит; "Тукай" ҖЧҖ һәм "Кәримов" КФХ - бөртекле культуралар; "Мөҗипов", "Измайлов", "Фәйзуллин" шәхси предприятиеләре - яшелчә; эшмәкәрләр Солтанов һәм Маннанов бал белән сөт продукциясен тәкъдим иттеләр.

    Мондый ярминкәләр алга таба да һәр шимбәдә үткәреләчәк. Көз муллыгыннан файдаланып калырга ашыгыгыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: