Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда татарчаны бар да яхшы белә

    Республикабызда һәр ел саен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә - 26 апрельдә, Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул халкыбызның бөеклеген, телебезнең байлыгын ачык күрсәтә торган бәйрәм. Дуслык белән дан тоткан Татарстан җирендә йөздән артык милләт вәкиле яши. Республикабыз Президенты һәм хөкүмәтенең сәясәте җөмһүриятебездә яшәүче халыклар теленә хөрмәт уятуга...

    Республикабызда һәр ел саен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә - 26 апрельдә, Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул халкыбызның бөеклеген, телебезнең байлыгын ачык күрсәтә торган бәйрәм.
    Дуслык белән дан тоткан Татарстан җирендә йөздән артык милләт вәкиле яши. Республикабыз Президенты һәм хөкүмәтенең сәясәте җөмһүриятебездә яшәүче халыклар теленә хөрмәт уятуга юнәлдерелгән. Туган тел көненә багышлап башкалабызда узучы төп тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да моны ачык дәлилли.
    Безнең Азнакаебыз да, күпчелеген татарлар тәшкил итсә дә, аландагы аллы-гөлле чәчәкләр кебек, әллә никадәр милләт вәкилләрен үз кочагына сыендырган. Бу күченеш 50 нче еллар уртасында, кара алтын чыга башлагач башланган. Элекке союздаш илләрдәге вәзгыять үзгәргәч, чит якларга бәхет эзләп чыгып киткән якташлары белән аларның гаиләләрен дә кабул итә ул. Спитактагы каты җир тетрәүдән соң шактый әрмән гаиләләре биредә җылы куыш таба. Мөгаен, моңа Азнакайның гүзәл табигате, алга киткән сәнәгате генә түгел, ә гасырлар дәвамында төрле милләтләрнең тату, килешеп яшәве сәбәпчедер. Иң куанычлысы шунда, алар төбәгебезнең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен генә түгел, телен дә хөрмәт итәләр, өйрәнәләр, рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр.
    Татарлар - русчаны, руслар татарчаны су кебек эчкәнгә Азнакайда һич тә гаҗәпләнмиләр. Үзебезнең коллективта гына да Иринабыз кайчагында без белмәгән татар сүзләрен әйтеп шаккатыра. Татар егете белән гаилә корып, кайнанасы белән кайнатасына да яхшы килен булып яшәп ята.
    Әле күптән түгел бинабызга ремонт ясаганда әрмән егетләре татарча татарларга караганда да шәбрәк сөйләшеп йөргәннәр иде. Башта аларның башка милләттән икәнен белмәдек, ә белгәч шаккаттык. Эшебезгә җиләк-җимеш сатарга кергән үзбәк, таҗиклар белән дә татарча рәхәтләнеп аңлашабыз. Төзелеш материаллары белән сату итүче әзербайҗан егетләре дә «саф татар»га әйләнеп беткән. Бәйрәмнәр дә уртак. Алар безнең телне, милләтне хөрмәт иткәнгә, без дә аларга хөрмәт белән карыйбыз.
    Азнакайда кече яшьтән үк балалар ике телне дә үзләштереп үсә. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңү яулаган әрмән, рус кызлары белән ничек горурланмыйсың!
    Җәен кошлар симфониясен тыңлап хозурланганыгыз бардыр. Һәрберсенең үз тавышы, үз моңы. Бер-берсенә кушылып, алар гаҗәеп көй иҗат итәләр. Җир шары буйлап сибелгән милләтләр дә миңа шул кошларны хәтерләтә: телләре, мәдәниятләре белән алар бер-берсен тулыландырып, баетып яши.
    Нинди телдә сөйләшүең, кайда яшәвең мөһим түгел, без барыбыз да бер Җир балалары. Бары үзара килешеп, бөек шагыйребез язганча «тел вә лөгать алмашып» яшәсәк кенә, тынычлык булыр, республикабыз, туган җиребез чәчәк атар.
    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: