Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда социаль ярдәм алу мәсьәләсе буенча "Туры элемтә" узды

    Инде хәбәр ителгәнчә, 21 август көнне "Маяк" газетасы һәм район үзәк сырхауханәсе федераль ташламага ия булганнарга социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге дәүләт ярдәме мәсьәләсенә багышлап халык белән "Туры элемтә" үткәрде. Азнакайлыларның күпсанлы сорауларына район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, аның урынбасары Ирек Газизуллин, үзәк поликлиника мөдире Айгөл Гәрәйшина, балалар поликлиникасы...

    Инде хәбәр ителгәнчә, 21 август көнне "Маяк" газетасы һәм район үзәк сырхауханәсе федераль ташламага ия булганнарга социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендәге дәүләт ярдәме мәсьәләсенә багышлап халык белән "Туры элемтә" үткәрде.

    Азнакайлыларның күпсанлы сорауларына район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов, аның урынбасары Ирек Газизуллин, үзәк поликлиника мөдире Айгөл Гәрәйшина, балалар поликлиникасы мөдире Әлфия Миңнегалиева, Вахитов һәм Тымытык амбулаторияләре җитәкчеләре Фәрит Галимов һәм Рамиль Зарифуллин, үзәк аптека мөдире Гөлфирә Минһаҗева, Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Альбина Шәйхетдинова җавап бирде. Түбәндә иң актуаль, еш кабатланган сораулар һәм аларга җавапларны урнаштырабыз.

    - Миңа хәзерге вакытта сәламәтлек торышы катлаулану сәбәпле, инвалидлык рәсмиләштерелә. Ишетүемчә, шул нигездә федераль ташлама да каралачак. Социаль хезмәтләр җыелмасы дип йөртелгән бу ярдәмгә ниләр керә?

    -Иң беренче чиратта Сезнең авыруны дәвалау өчен медицина ярдәме стандартлары нигезендә исемлектә расланган бушлай дарулар белән тәэмин итү. Ташламалы категория гражданнар өчен кирәкле дару препаратларына һәркемнең ихтыяҗлыгыннан чыгып, Азнакай үзәк поликлиникасында ярты ел саен заявкалар туплана һәм алар шуның нигезендә кайтарыла.Быелның беренче яртыеллыгында ОНЛС программасы буенча финанслау күләме 8196627 сум тәшкил итте, киләсесенә ул 9022200 сум итеп билгеләнгән. Ә инде 2015 елның беренче яртыеллыганда 9180600 сумга җитәчәк. Күрәсез, финанслау лимиты ел саен үсүгә бара, бу исә пациентларга кыйммәтле дәвалау алу мөмкинлеге бирә. 2014 елның 6 аенда бер рецептның уртача бәясе 430, 70 сум тәшкил итте. Кагыйдә буларак, табибка бер авыруны дәвалауга аларны берничәне язарга туры килә, ә аларның бәясе ташламаның акчалата бәясеннән күпкә артып китә. Димәк, хөкүмәт ярдәмен акчалата түгел, ә җыелма рәвешендә алу отышлы.

    Бу җыелмага шулай ук медицина күрсәтмәләре нигезендә санатор-курорт юлламалары белән тәэмин ителеш тә керә. Дәвалау урынына бару-кайтуга шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү каралган.

    -Социаль хезмәтләр җыелмасы кемнәргә тиеш?

    -Федераль казнадан айлык акчалата түләүләр каралган кешеләр, аерым алганда сугыш инвалидлары, сугышта катнашучылар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннар, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәрге чорда гамәлдәге армия составына кертелмәгән хәрби частьларда хезмәт итүчеләр, Ленинград чолганышында калучылар, Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның, һәлак (вафат) булган сугыш инвалидларының гаилә әгъзалары, тыл фидакарьләре, концлагерьлардагы балигъ булмаган тоткыннар, сәламәтлек буенча 1, 2, 3 төркем инвалидлар, инвалид балалар, радиация фаҗигаләреннән зыян күрүчеләр социаль хезмәтләр җыелмасы алырга хокуклы.

    -Социаль пакетның 2014 елга бәясе күпме?

    -2014 елда аның бәясе Татарстанда 881 сум 63 тиен тәшкил итә, шул исәптән дарулар белән тәэмин ителешкә 679 сум 30 тиен каралган.


    Татарстанда, шул исәптән районыбызда да социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар елдан-ел арта. Аның урынына халык акча алу ягын кулай күрә. Көз җитәр алдыннан, әлеге проблема ел саен калкып чыга, чөнки социаль җыелманы алу-алмау 1 елга һәм 1 октябрьгә кадәр хәл ителә.

    -Безнең районда хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар бармы?

    -Кызганычка каршы, бар. Район буенча ташламаларга хокукы булганнар 1 августка 5185 кеше тәшкил итә, социаль хезмәтләр җыелмасыннан тулаем 3725 кеше, шул исәптән дарулар белән тәэмин ителештән 3347 кеше (64,4 процент) баш тартты. Бу барыбызны да борчый торган хәл. Социаль ярдәмнән баш тартучылар моның сәбәбен даруханәләрдә кирәкле дарулар булмау, кайбер авылларда яшәүчеләргә даруханәләр, дәвалау оешмалары ерак булу белән, гаиләсенә матди ярдәм кирәк булу белән бәйләп аңлата.

    Әмма алар иң мөһимен искә алмый: әгәр инде авыруы көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була калганда, ул ярдәмгә өметләнә алмый. Авылларда бүгенге көндә 45 махсус белемле фельдшер бар. Алар мохтаҗлык кичерүчеләргә социаль хезмәтләрдән файдалануда бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер, мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

    Шулай ук һәр инвалидның якыннары, социаль ярдәм бүлегеннән билгеләнгән хезмәткәр бар, аптекадан дарулар алып кайту, санатор-курорт юлламаларына документлар әзерләүдә алар беренче ярдәмчеләр. Аннары, тагын бер нәрсә бар: аптекадагы даруларның составы бер булып, исемнәре генә төрле булырга мөмкин, һәркайсының берничә аналогы була, шуңа да, кемнәндер ишеткәнне, рекламадан күргәнне түгел, ә табиб билгеләгәнен алырга кирәк, ә алар һәрчак булып тора.

    Рецептта аларның сатудагы исеме түгел, ә медицина стандартында билгеләнгәне языла. Чит илдә эшләнгән дару, кыйммәт булса да, ул әле безнең үз илебездә эшләнгәненнән яхшырак дигән сүз түгел. Монда бик игътибарлы булсак иде.

    Шикәр авыруыннан, онкологик чирләрдән, бронхиаль астмадан һ.б. авырулардан интегүче инвалидларга кыйммәтле дарулар кирәк. Әйтик, яман шеш авырулы бер кеше генә дә аена 30-40 мең сумлык дару куллана. Бүгенге көндә район сырхауханәсендә 1200 шикәр авырулы кеше исәптә тора. Ә бит аларның һәркайсы аена 1меңнән алып 3 меңгә кадәр сумга төшкән инсулин ала. Кеше үзен әйбәт хис иткәндә хроник авырулар алай үзен бик сиздерми һәм натураль ташламаны акчага алыштыруга җиңел карыйсың.

    Ә менә кисәк хәлең начараеп, авыруың баш калкыта икән, ул чакта инде даруы да күп кирәк була башлый, җитмәсә, берсеннән-берсе кыйммәт тә, шунда инде гаилә бюджетына кырынлык килә, ташламалардан баш тартуыңа үкенү туа.

    Инвалид балалары булган әти-әниләрнең ташламалы дарулардан баш тартуы бернинди калыпка да сыймый. Бу - бала сәламәтлегенә, гомеренә яный. Бүгенге көндә районда шундый 293 сабый бар. Аларның һәр өченчесе кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ, монда инде бернинди аңсызлык, битарафлык булырга мөмкин түгел.

    - Даруга ташламалардан баш тартып гариза язган кеше бу хокукларын кире кайтара аламы?

    - Әгәр сез шундый ялгышлык эшләп, ташламалы дарудан баш тарткансыз һәм моның өчен үкенәсез икән, белеп торыгыз, социаль хезмәтләр күрсәтүгә хокукыгызны Пенсия фондына гариза язып, яңадан кайтара аласыз. Моның өчен 1 октябрьдән дә соңга калмый Пенсия фонды идарәсенә 2015 елдан түләүсез дару алуга социаль ярдәм күрсәтүне яңарту турында гариза бирүегез кирәк. Ә инде 1 октябрьдән соңга калсагыз, ел дәвамында мондый ташламадан мәхрүм булачаксыз.

    Исегездә тотыгыз: сезнең ташламалы дарулармы яки алар урынына акча алунымы сайлау үзегез өчен генә түгел, якыннарыгыз иминлеге өчен дә мөһим мәсьәәлә, чөнки ул гаилә бюджетына суга. Шуңа да алар белән, ә иң беренче чиратта дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшү кирәк.

    2014 елда даруларны бушлай алу хокукыннан файдаланганнарга һәм аннан 2015 елда да баш тартырга теләмәүчеләргә Пенсия фондына гариза бирү кирәкми.

    Социаль хезмәтләр җыелмасына кыгылышлы барлык сораулар белән 7-01-80 телефоны аша шалтыратырга яисә барлык мәгълуматларны www.pfrrt.ru сайтында алырга мөмкин.

    Хроник авырулар көчәймәгән вакытта натураль ташламаларны акчага әйләндерү теләге туа. Ә инде сәламәтлек кисәк начараеп, авыру озакка сузылса һәм дәвамлы дәвалану, күп санлы дарулар таләп ителсә, компенсация акчасының җитәрлек булмавы ачыклана. Гаилә бюджеты өчен мондый йөк күтәрә алмастай булуы ихтимал. Шуңа күрә, бер карарга килгәнче, яхшылап уйларга кирәк, чөнки 1 октябрьдән соң үзгәрешләр кертү мөмкин булмаячак.


    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: