Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда сәхнәләштерелгән әсәрләр конкурсы узды

    Балалар иҗаты үзәгендә Әдәбият елына багышлап, сәхнәләштерелгән әсәрләр конкурсы узды. Район мәктәпләренең театр төркемнәре төрле әдәби эпохаларга караган әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр. Тамашачылар борынгы философ Сенеканы да, Көмеш һәм Алтын гасыр әдипләрен дә "күрделәр", аларның иҗаты белән таныштылар. Аеруча тымытыклыларның чыгышы нык тәэсир итте. Алар Лев Толстойның "Балачак көче" әсәрен сәхнәләштереп,...

    Балалар иҗаты үзәгендә Әдәбият елына багышлап, сәхнәләштерелгән әсәрләр конкурсы узды.
    Район мәктәпләренең театр төркемнәре төрле әдәби эпохаларга караган әсәрләрдән өзекләр күрсәттеләр. Тамашачылар борынгы философ Сенеканы да, Көмеш һәм Алтын гасыр әдипләрен дә "күрделәр", аларның иҗаты белән таныштылар. Аеруча тымытыклыларның чыгышы нык тәэсир итте. Алар Лев Толстойның "Балачак көче" әсәрен сәхнәләштереп, образларны оста чагылдырдылар һәм беренче урынны яуладылар (рәсемдә).
    - Бу чара әдипләрне һәм аларның әсәрләрен укучыларның күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерергә мөмкинлек бирә. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлектә дә файдасы зур, без программа белән генә чикләнмибез, өстәмә әдәбият та укытабыз. Быел рус теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында укучыларыбыз 6 призлы урын алды, - ди Тымытык мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәсәнова.
    Сәпәйлеләр Вячеслав Кондратьевның "Сашка" әсәре белән икенче урынга, Актүбә 3 нче мәктәбе Дмитрий Глуховскийның "Метро-2033" әсәре белән өченче урынга чыкты.
    4 нче лицей укучылары исә бал биюләре белән бәйгегә тагын да ямь өстәде.
    - Китаплар укырга яратам, бигрәк тә татар әдипләрен. Әдәбиятка мәхәббәтем мине "Тылсым" студиясенә алып килде. Әдәби әсәрләр дөньяны танып белергә өйрәтә, сүз байлыгын арттыра, фикерләүне киңәйтә, - ди 4 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Зилә Зарипова.
    Резеда Шәрипова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: