Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда профсоюз рәисләре белән семинар узды

    Азнакай район Советының утырышлар залында профсоюз рәисләре, хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау проблемаларына багышланган семинар уздырылды. Татарстан профсоюзлары федерациясе оештырган әлеге киңәшмәдә катнашучыларны Республика предприятиеләрендә хезмәтне саклауның торышы белән федерация рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм бүлек җитәкчесе-баш хезмәт техник инспекторы Ирина Андина таныштырды, чарага килүчеләрнең күп кенә...

    Азнакай район Советының утырышлар залында профсоюз рәисләре, хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләр белән хезмәтне саклау проблемаларына багышланган семинар уздырылды.

    Татарстан профсоюзлары федерациясе оештырган әлеге киңәшмәдә катнашучыларны Республика предприятиеләрендә хезмәтне саклауның торышы белән федерация рәисе урынбасары Марат Гафаров һәм бүлек җитәкчесе-баш хезмәт техник инспекторы Ирина Андина таныштырды, чарага килүчеләрнең күп кенә сорауларына җентекле җавап бирде. Семинар барышында хезмәтне саклауның заманча алымнарын чагылдыручы видиофильмнар күрсәтелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм район профсоюзларының координация советы, "Азнакайнефть" идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов катнашты һәм чыгыш ясады.

    Наил МАЛИКОВ

    фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/638153.htm

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: