Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда куркыныч юл-транспорт һәлакәте ике кешенең гомерен өзде

    Дүшәмбе көнне районда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Бөгелмә-Азнакай юлының 38 нче чакрымында Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-21102 шоферы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм Киа Спектра машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән ВАЗ-21102 шоферы һәм аның пассажиры һәлакәт урынында вафат була. Кызганычка каршы, аларның берсе дә...

    Дүшәмбе көнне районда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Бөгелмә-Азнакай юлының 38 нче чакрымында Азнакайга таба хәрәкәт итүче ВАЗ-21102 шоферы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыга һәм Киа Спектра машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән ВАЗ-21102 шоферы һәм аның пассажиры һәлакәт урынында вафат була. Кызганычка каршы, аларның берсе дә хәвефсезлек каешын эләктермәгән була. Киа Спектра машинасында барган бер пассажир район үзәк сырхауханәсенә озатыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: