Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

    Аның белән көрәшнең яңадан-яңа ысулларын эзләсәк тә, куллансак та ул бер дә җиңелергә уйламый бугай шул әле. Киресенчә, тамырларын көннән-көн ныграк кына җәя бара шикелле. Икътисадыбызның кайсы тармагында гына очратмыйбыз икән бүген бу куркыныч чирне? Көрәш чаралары нәтиҗәле түгелме, аларны булдымы - булды, уздымы - узды өчен генә оештырабызмы, законнарыбыз...

    Аның белән көрәшнең яңадан-яңа ысулларын эзләсәк тә, куллансак та ул бер дә җиңелергә уйламый бугай шул әле. Киресенчә, тамырларын көннән-көн ныграк кына җәя бара шикелле. Икътисадыбызның кайсы тармагында гына очратмыйбыз икән бүген бу куркыныч чирне?

    Көрәш чаралары нәтиҗәле түгелме, аларны булдымы - булды, уздымы - узды өчен генә оештырабызмы, законнарыбыз каты түгелме яки үтәлмиләрме? Узган атнада муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында сүз коррупциягә каршы көрәш һәм аны массакүләм мәгълүлмат чараларында яктырту мәсьәләләре хакында барды.

    Төп доклад белән чыгыш ясап, район Советының Азнакай район Советының мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов җирле матбугат чараларында риш­­вәтчелекне профилактикалауның торышы турында анализ ясады.

    - Бу өл­кәдә редакцияләр хакимият, хокук саклау органнары белән тыгыз элем­тәдә торып эшләсә генә ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак, - ди Фәрхәт Шәйхулов.

    Район башлыгы бу өлкәдә җирле мәгълүмати матбугат чараларының эшчәнлеген уңай бәяләде һәм тәнкыйтькә дучар ителгән фактларны да, төрле сораштыру нәтиҗәләрен дә журналист материалларында кыю файдаланырга чакырды.

    - Матбугатның сүзе тәэсирле аның. Сезгә куелган төп бурыч - риш­вәтчелеккә чик куюга, халыкта моңа каршы тискәре фикер уятуга юнәлдерелгән мәкаләләр язу, - диде Марсель Шәйдуллин.

    Тешләребез җитмиме, әллә каләмебезнең үткенлегеме? Мөгаен, икесе дәдер. Чүп әле дә үз урынында кала биргәч, шулай димисә ни дисең инде.

    Чынлап та, бәлки бу өлкәдә эшләп тә җиткермибездер, язмаларыбызга да тиешле кыюлык җитмидер. Мәсәлән, муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында гына да район җитәкчесе белән прокурорның сөйләшүгә чакырылганнар белән профилактик әңгәмәләреннән генә дә (алардан күпчелек мунчадан чыккандай тирләп чыга) уйландырырлык, гыйбрәт алырлык язмалар әзерләп булыр иде. Тик без боларны закон рөхсәт иткән яссылыкта гына башкара алабыз икәнне дә оныта алмыйбыз.

    Мәсәлән, гаеп суд белән исбатланмаган икән әле, язмабыз "герое" үзе рәхәтләнеп безне судка бирергә мөмкин. Бәйләнгән кулларыбызныны чишә торган законнар да кабул ителсә, корупция белән көрәштә үзебезнең көчне ныграк сизәр идек анысы. Законнар дигәннән, кешеләрне коррупциягә этәрүче күп кенә әйберләрне юкка чыгарырдай законнар да шактый кирәктер әле безгә.

    Нигә, мәсәлән, хәрби билетларны сатып алуны легальләштермәскә? Солдатка барырга теләмәүчеләр өчен зур күләмдә взнос кертеп, әлеге акчаларны армиядә тиешле шартлар тудыруга җибәреп була бит. Хәрби хезмәт узуның яңа төрләрен кертү хакында да уйларга була, мәсәлән, әлеге әзерлекне үз регионыңда уздыру. Ял көннәренә гаиләсенә кайтып йәрерлек хезмәттән калыр өчен кем генә акча төртер икән?!

    Коррупция ике башлы таяк кебек. Бирүчесе булганда - алучысы, алучысы булганда - бирүчесе булачак. Шуңа күрә, беренчесен дә, икенчесен дә бетерер өчен ай-һай бик озак көрәшәсе бар әле. Шулай булгач, җиңнәрне сызгандык, җәмәгать, каләмнәрне үткенлибез, коррупция, саклан!

    Темага бер мәзәк. Суд бара. Гаепләнүчедән сорыйлар: нигә ГИБДД хезмәткзрен төртеп ектыгыз?

    - Соң, төртүемне үзе сорады, төртсәң җибәрәм диде...

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: