Азнакайда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
Аның белән көрәшнең яңадан-яңа ысулларын эзләсәк тә, куллансак та ул бер дә җиңелергә уйламый бугай шул әле. Киресенчә, тамырларын көннән-көн ныграк кына җәя бара шикелле. Икътисадыбызның кайсы тармагында гына очратмыйбыз икән бүген бу куркыныч чирне?
Көрәш чаралары нәтиҗәле түгелме, аларны булдымы - булды, уздымы - узды өчен генә оештырабызмы, законнарыбыз...