Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда компьютер белән эш итәргә өйрәтү өчен бушлай укулар оештырыла

    Бүген тормышыбызны компьтер, Интернеттан башка күз алдына да китерү кыен. Бүген инде әби-бабайлар да оныкларыннан калышмый - компьютер серләренә төшенә. Нишлисең, заманы шуны таләп итә. Нәкъ менә әлеге вәзгыятьне күз уңында тотып, Азнакайда компьютер белән эш итәргә өйрәтү өчен бушлай укулар оештырыла. «Өченче буын университеты» дигән проект кысаларында әлеге курсларны...

    Бүген тормышыбызны компьтер, Интернеттан башка күз алдына да китерү кыен. Бүген инде әби-бабайлар да оныкларыннан калышмый - компьютер серләренә төшенә. Нишлисең, заманы шуны таләп итә. Нәкъ менә әлеге вәзгыятьне күз уңында тотып, Азнакайда компьютер белән эш итәргә өйрәтү өчен бушлай укулар оештырыла. «Өченче буын университеты» дигән проект кысаларында әлеге курсларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе уздыра. Белешмәләр өчен тел.: 7-04-66. Пенсия фондына (Төзүчеләр ур., 10 нчы йорт, 201 нче бүлмә) мөрәҗәгать итәргә дә була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: