Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда, күңелле стартлар күңелле узды

    "Өмет" үзәгенең Чалпы авылындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәесендә "Күңелле стартлар" узды. Бишәр кешедән торган ике командага да җиңелдән булмады, ни дисәң дә, яшь үзенкен итә, чөнки биредә дәваланып ял итүчеләр җитмештән өстә иделәр. Туп, боҗра, аркан, скакалка, нарат күркәләре белән бәйгеләрдә командалар сынатмады. Ә җанатарлар аларга көч биреп торды һәм җыр-биюләре белән...

    "Өмет" үзәгенең Чалпы авылындагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәесендә "Күңелле стартлар" узды. Бишәр кешедән торган ике командага да җиңелдән булмады, ни дисәң дә, яшь үзенкен итә, чөнки биредә дәваланып ял итүчеләр җитмештән өстә иделәр. Туп, боҗра, аркан, скакалка, нарат күркәләре белән бәйгеләрдә командалар сынатмады. Ә җанатарлар аларга көч биреп торды һәм җыр-биюләре белән очколар да өстәделәр. Соңыннан яшь чакларын искә төшереп, дискотекада күңел ачтылар.

    Әмирә Гәрәева, культорганизатор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: