Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда игезәкләр фестиваль-конкурсы узачак

    Игезәкләр безнең өчен сер булып кала һәм һәрчак кызыксыну уята. Яшьләр көне уңаеннан яшьләр идарәсе "Игезәкләр-2016" фестиваль-конкурсы оештыра. Ул 10 июльдә 15.00 сәгатьтә "Шифа" сәүдә үзәге янында узачак. Анда теләге булган барлык игезәкләр катнаша ала. Заявкалар 7 июльгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителә. Шулай ук конкурста үзегез, яраткан шөгыльләрегез турында...

    Игезәкләр безнең өчен сер булып кала һәм һәрчак кызыксыну уята. Яшьләр көне уңаеннан яшьләр идарәсе "Игезәкләр-2016" фестиваль-конкурсы оештыра. Ул 10 июльдә 15.00 сәгатьтә "Шифа" сәүдә үзәге янында узачак. Анда теләге булган барлык игезәкләр катнаша ала. Заявкалар 7 июльгә кадәр Яшьләр үзәгендә кабул ителә. Шулай ук конкурста үзегез, яраткан шөгыльләрегез турында кыскача сөйләргә, иҗади сәләтләрегезне ачып салырга да туры киләчәк.

    Фестиваль көнне "Мин - ул син, син - ул мин" дигән фотокүргәзмә дә оештырыла. Игезәкләр төсле фотосүрәтләрен 8 июльгә кадәр тапшыра алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: